«Җәйге университет»: инде 8 июльдә КФУ 400 кунак кабул итәчәк
Казан университеты кабат масштаблы проектка кушылды. 8 июльдән 22 июльгә кадәр Казан федераль университеты “Җәйге университет” проектында катнашучылар өчен кабат ишекләрен ача. Ул РФ Фән һәм югары белем министрлыгы һәм «Социоцентр» ФДАФУ ярдәмендә КФУ тарафыннан гамәлгә ашырыла. КФУ медиакоммуникацияләр үзәгенә тышкы элемтәләр буенча проректор Тимирхан Алишев сөйләгәнчә, Казан федераль университеты өчен “Җәйге университет” проекты – мөһим вакыйга. […]
