КФУ галиме космос турында күзаллаулар үсеше турында сөйлиячәк

Физик Сергей Сушков Milmax Science фәнни лекториясендә чыгыш ясаячак. ТР Милли китапханәсендә ел саен Milmax Science фәнни лекториясе уза. Спикерлар арасында – Казан федераль университеты Физика институтының чагыштырмалылык һәм гравитация теориясе кафедрасы мөдире Сергей Сушков. Галим 14 гыйнварда “Күк сфералары музыкасы” лекциясе белән чыгыш ясаячак. Борынгы философик традициядә галәм камил музыкаль гармониядә, аның асылы Аристотель […]

Мәктәп укучылары өчен төбәкне өйрәнү математик мәсьәләләр конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Анда 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Казан федераль университеты мәктәп укучылары өчен VIII төбәкне өйрәнү математик мәсьәләләре конкурсын үткәрә. Анда Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Алар кече (5-6 сыйныф), урта (7-8 сыйныф) һәм өлкән (9-11 сыйныф) – өч яшь төркемендә ярышачак. Конкурска 31 гыйнварга кадәр гариза бирергә кирәк. Тәкъдим ителгән материал […]

КФУ мәктәп укучылары өчен «Менделеев варислары» олимпиадасын үткәрә

Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә бүләк отачак. Казан федераль университеты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Россия Федерациясенең һәм чит илләрнең гомуми белем бирү мәгариф оешмасының 9-11 сыйныф укучыларын химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев варислары» олимпиадасында катнашырга чакыра. Җиңүчеләр – 100 мең, призерлар – 30 мең  күләмендә бүләккә ия булачак. Шундый ук […]

КФУ химигы зарарсыз уенчыкны ничек сайларга икәнен аңлатты

Гади кагыйдәләр балаларны сыйфатсыз товардан саклап калырга ярдәм итәчәк. Яңа ел могҗизаларын һәм бүләкләрне барыннан да бигрәк балалар көтә, шуңа күрә өлкәннәр хәзердән үк чыршы астына нәрсә салырга кирәклеге турында кайгырта. Кайсы уенчыкларның шатлыктан тыш зарар да китерә алуы турында Казан федераль университеты А.М. Бутлеров исемендәге химия институтының органик һәм медицина химиясе кафедрасы доценты Людмила […]

КФУ «Приоритет 2030» программасы буенча махсус грант алучы югары уку йортлары арасында беренче төркемдә

 Университетлар арасында сайлап алу нәтиҗәләре  2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча  ясалды. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Приоритет 2030» программасында катнашучы университетлар арасында грантларның махсус өлешенә сайлап алуга йомгак ясалды. Казан федераль университеты югары уку йортларының «Территориаль һәм (яисә) тармак лидерлыгы» трегы буенча беренче төркемгә  керде.  Аңа Россиянең барлыгы 8 югары уку йорты керде. Бу ун […]

«Менделеев картасы» – Бөтенроссия талантлы яшьләргә ярдәм итү проекты

Сәяхәтләр һәм командировкалар вакытында ташлама программаның бер өлеше генә. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы Фән һәм мәгариф буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советның фәнни һәм мәгариф өлкәләрендә яшьләр эшләре буенча координация советы белән берлектә талантлы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән “Менделеев картасы”  проектын эшләтеп җибәрде.  «Менделеев картасы» – катнашучыларга һөнәри үсеш, үз-үзен үстерү һәм […]

КФУ профессоры: «”Ваня” циклоны Татарстанга җылы һәм явым-төшемнәр алып килә»

Аның йогынтысы атна ахырында сизелә башлый. Зәмһәрир суыклар чигенә, аларга алмашка җылы һава торышы килә, дип хәбәр итте Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев. “Әлегә без Себер антициклонының көнбатыш перифериясендә торабыз, ләкин һава торышы инде җылыта. Акрынлап һава торышы циклон характерында булачак, чөнки безгә Төньяк […]

КФУ ректоры Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы белән очрашты

Фән-мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар. Бүген Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев белән очрашты. Татарстан башкаласында дипломат үз эшен тәмамлый. Яклар фән-мәгариф өлкәсендә партнерлыкны ныгыту һәм үстерү өлешендә уртак эшләргә йомгак ясады. Ленар Сафин Үзбәкстан һәм Казан университеты арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыруда һәм киңәйтүдә һәрьяклап ярдәм […]

КФУда ришвәтчелек профилактикасына багышланган ток-шоу узды

Чара Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган.   Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең (ВШЖиМК) шоу-румында “Актив студентлар: “Ришвәтчелеккә – юк”, – дип әйтә” дигән ток-шоу булды. Чара Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан узды. Сүз уңаеннан, ток-шоу Казан федераль университетында даими рәвештә 2019 елдан бирле уздырыла. ВШЖиМК деканы Леонид Толчинский чараның модераторы […]

КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы 20 еллыгын бәйрәм итә

Укуны тәмамлаган 500 дән артык белгеч бөтен дөнья буйлап таралган. Бүген Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының актлар залында чит ил әдәбияты кафедрасының 20 еллыгына багышланган тантаналы кичә-концерт узды. Кичәгә Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институты коллективы, шулай ук КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы студентлары һәм чыгарылыш студентлары чакырылды. Тантана программасында – юбилярны котлаулар […]