
КФУда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Чара легендар татар каһарман-шагыйренең тууына 118 ел тулуга багышланган иде. 15 февральдә Казан федераль университетының ректор бакчасында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр салу тантанасы булды. Каһарман шагыйрьне искә алу һәм хөрмәт йөзеннән студентлар һәм вуз җитәкчелеге килде. Бүген, 2024 елның 15 февралендә, танылган татар шагыйре һәм журналисты, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. […]