КФУда “Без бергә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең хыялларын тормышка ашырдылар
Яңа ел алдыннан “Теләкләр чыршысы” акциясе узды. Казан федераль университетының “Без бергә” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Чара кысаларында сәламәтлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшырылды. Балалар бакчасына йөрүчеләр үз теләкләрен “теләкләр чыршысы”нда калдырган иделәр. Кыш Бабайның мәрхәмәтле ярдәмчеләре ролендә КФУ ректоры Ленар Сафин, вуз проректорлары, администрация һәм укытучылары булды. Л.Сафин өч егетнең теләген үтәде. Акция […]
