КФУда Сатурн боҗрасы кая һәм ни өчен юкка чыгачагы турында сөйләделәр

Гадәти булмаган күренеш турында Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе фәнни җитәкчесе сөйләде. 23 март көнне иң серле планеталарның берсе – Сатурн боҗралары күзгә күренмәс булачак. Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы профессоры, Казан федераль университетының Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев әйтүенчә, бу кызыклы астрономик вакыйга сирәк була. Сатурн – газ гиганты, ул […]

КФУның Ботаника бакчасында азалия һәм камелия чәчәк аткан.

Субтропик климат полосасы вәкилләре ике атнага иртәрәк чәчәк аттылар. Казан федераль университетының Ботаника бакчасы Оранжереясен беренчеләрдән булып чәчәк аткан һинд азалиясе һәм япон камелиясе бизи. Субтропик климат полосасы үсемлекләре тиешле сроктан да иртәрәк чәчәк атты. КФУның Медиакоммуникация үзәге журналистларына Фундаменталь медицина һәм биология институтының биотөрлелекне өйрәнү буенча укыту-җитештерү үзәге мөдире Нияз Сәлахов сөйләгәнчә, табигый тирәлектә […]

КФУ укытучысы Бакый Урманче исемендәге премиягә лаек булды

Лилия Саттарова “Сәнгать тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме” номинациясендә билгеләп үтелде. 2024/2025 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсем, декоратив-гамәли сәнгать һәм сәнгать белеме өлкәсендә Бакый Урманче исемендәге премиясенә республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Казан федераль университеты укытучысы «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясендә лауреат булды. Бакый Урманче исемендәге премия 1998 елда татар профессиональ сынлы […]

Лисичанск һәм Рубежное мәктәбе укучылары КФУның «Университетская» мәктәбендә укыячак

50 унберенче сыйныф укучысы Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча килде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте чакыруы буенча Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән 50 унберенче сыйныф укучысы, үз укуларын тәмамлау һәм урта белем турында аттестатлар алу өчен, Казан федераль университеты Алабуга институтының «Университет» мәктәбенә килделәр. Мәктәп базасында яңа укучылардан 2 сыйныф оештырылган. Мәгариф учреждениесе директоры Анна Зеленовская сөйләгәнчә, укучылар өчен […]

КФУда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсы җиңүчеләрен игълан итәчәкләр

Чара Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган. Казан федераль университетының Император залында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан тантаналы кичә узачак, анда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” конкурсына йомгак ясаячаклар.  Кичәне филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Елена Дыганова һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының социаль-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Виктор Туманин […]

КФУның ике җиңүе: «Казан юлбарслары» спартакиадада алтын һәм көмеш медаль яулады

Турнир Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм республика югары уку йортларының иң яхшы ир-ат һәм хатын-кызлар командаларын җыйды. Казан федераль университетының «Казан юлбарслары» ирләр җыелма командасы Татарстан югары белем бирү оешмалары Спартакиадасында һәм «Футзал в вузы» бөтенроссия проектының республика этабында чыгыш ясап, алтын медальләр һәм бөтенроссия финалына юллама яулады. КФУның хатын-кызлар җыелма командасы […]

КФУ профессоры: «Яшьләргә яңа кыйммәт ориентирлары булдырырга кирәк булачак»

Социологик тикшеренү нәтиҗәләре турында ИСФНиМК директоры вазифаларын башкаручы Мария Ефлова сөйләде. Казан федераль университеты социологлары, Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьларында профильле сменаларда эшләп, яшь буынның кыйммәтләрен өйрәнделәр. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты (ИСФНиМК) директоры вазифаларын башкаручы, институтның гомуми һәм этник социология кафедрасы профессоры Мария Ефлова галимнәрнең нинди нәтиҗәләргә килүе турында сөйләде. “Гомуми һәм этник […]

“Казан юлбарслары” яшьләр чаңгы ярышында катнашып, иң күп бүләкләр яулады

КФУ командасы – гомуми зачетта алтын медаль иясе. Казан федераль университеты студентлары Татарстан Республикасының эшләүче һәм укучы яшьләре арасында “Профсоюз яшьләр чаңгы ярышы – 2025” ярышларында җиңүчеләр булдылар. Спортчыларның “Казан юлбарслары” җыелма командасы вуз копилкасы өчен шәхси зачетта берьюлы 4 алтын медаль һәм беренче урынны яулап алды. Ярышлар Яшел Үзәндә “Маяк” спорт комплексы базасында узды. […]

КФУның Н.Лобачевский музеенда корал күргәзмәсе ачылды

Ул Россиядә Ватанны саклаучылар елына багышланган. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда «Оружие героев. Вехи истории» күргәзмәсе эшли башлады. Ул Россиядә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан КФУ музейлар дирекциясе чаралары сериясендә беренче. Күргәзмә Татарстан Республикасы Милли музее каршындагы «Витязь» хәрби-тарихи клубы белән берлектә әзерләнгән. Экспозиция ел дәвамында әзерләнде. “Башта без анда Археология музее экспонатлары гына тәкъдим ителәчәк […]

КФУ белгечләре: Татарстанның Кызыл китабын сирәк мүкләр, бөҗәкләр һәм гөмбәләр тулыландырачак

Әлеге төрләр республиканың Кызыл китабын алып бару буенча экспедиция кысаларында табылды, аны оештыручы – Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты. Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Кызыл китабының 2025 елга планлаштырылган яңа басмасына кертеләчәк мүкләрнең, бөҗәкләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк төрләре турында сөйләделәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мүкләр экосистемаларда мөһим роль уйный. Сирәк бөҗәкләр серкәләнү һәм […]