КФУ Белоруссия делегациясенә МТЗ-Татарстан белән уртак эшләнмәләрне тәкъдим итте
Проектлар югары бәя алды. Беларусь Республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты барышында Казан федераль университеты авыл хуҗалыгы техникасын роботлаштыру өлкәсендәге өр-яңа эшләнмәләрне күрсәтте. Чара «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Александр Рогожник, Беларусь һәм Татарстан вәкилләре катнашында узды. КФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты (ИВМиИТ) һәм Ясалма […]
