КФУ һәм Россия фәннәр академиясе астрономнары NGC 6652 шарлы тупланма йолдызларының яшен ачыклады

Аның безнең галактикада иң борынгылардан саналуы ачыклана. Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космос геодезиясе кафедрасы доценты Владислав Шиманский һәм Россия фәннәр академиясенең махсус астрофизик обсерваториясе өлкән фәнни хезмәткәре Маргарита Шарина NGC 6652.4.05957 галактик шарлар тупланмасын өйрәнеп, аның яше якынча 13,6 миллиард ел тәшкил итә дигән нәтиҗәгә килгән. Бу аны Киек каз юлы галактикасында […]

КФУ эксперты ничә яшьтә балаларга чит телне укыта башларга кирәклеген әйтте

Телләрне иртә укыту нигезендә билингвизм феномены ята. Балаларга чит телне кайчан өйрәтә башларга кирәк дигән сорау ата-аналарның күпчелеген борчый. Казан федераль университеты эксперты, Психология һәм мәгариф институтының педагогика психологиясе кафедрасы доценты, ECERS мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү өлкәсендәге халыкара эксперт Евгения Шишова, ничек иртәрәк, шулай яхшырак, ди.  “Бүген бу дөньяда үзеңне иркен хис итү өчен бер […]

КФУ студентлар шәһәрчегенең 10 тулай торагында яшәүчеләр азык-төлек җыелмалары алды

Чит ил һәм башка шәһәрдән килгән студентларга ярдәм йөзеннән оештырылган акция дәвам итә. Казан федераль университеты  үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган барлык студентларга ярдәм күрсәтә. КФУ ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров күрсәтмәсе буенча бушлай азык-төлек һәм көнкүреш химиясе җыелмалары студентларга 15 апрельдә тапшырыла башлады. Бүген азык-төлек өләшүнең өченче этабы башланды. «Бүген без Казан университеты студентлар […]

Казан университетын тәмамлаган Денис Осокин – Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

Премия «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләр җыентыгы өчен бирелде. Казан университетын тәмамлаган прозаик, шагыйрь һәм сценарист  Денис Осокин – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Традиция буенча премияне милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әһелләренә бирәләр. Денис Осокин быел «Огородные пугала с ноября по март» әсәрләр җыентыгы өчен  абруйлы бүләккә […]

Казан университеты тарихы музее «Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе» онлайн-күргәзмәсен әзерли

КФУ студентлары, мөгаллимнәре һәм вузны тәмамлаучылар күргәзмәне оештыруга үз өлешен кертә ала. Күргәзмә карантин вакытында Казан федераль университеты, аның хезмәткәрләре һәм студентларының тормышын чагылдыручы уникаль материалларны үз эченә алачак. Шәхси әйберләр, норматив-хокукый актлар, документлар, фотографияләр, аудио һәм видеоматериаллар, интернетка куелган сурәтләр, студент проектлары, анкета нәтиҗәләре – барлык җыелган артефактлар “Карантин-2020. Казан тәҗрибәсе” күргәзмәсен булдыру өчен […]

30 апрельдә КФУ ректоры Илшат Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла

Беренче тапкыр онлайн-трансляция берьюлы берничә мәйданчыкта узачак: «ВКонтакте»да, «Универ ТВ»ның YouTube каналында һәм шулай ук Twitch та. 30 апрель 14.00 сәгатьтә, Казан федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров белән турыдан-туры элемтә оештырыла. КФУ студентлары һәм укытучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә алачак. Чараның модераторы КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский булачак. […]

КФУның чит ил студентлары үз илләре хөкүмәтеннән ярдәм ала башладылар

Кытайдан килгән студентларга коронавирустан саклану чараларын тараттылар, Төркия студентлары битлек һәм пәхләвә алды, ә вьетнамлылар КФУ га күп тапкыр кулланып була торган 500 медицина битлеге тапшырды. Казан федераль университеты үз-үзеңне изоляцияләү чорында тулай торакларда калган барлык студентларга комплекслы ярдәм күрсәтүен дәвам итә. КФУда белем алучы үз гражданнарына Кытай, Төркия һәм Вьетнам хөкүмәтләре дә адреслы ярдәм […]

КФУ – “Эксперт”ның Җир турындагы фәннәр өлкәсендә рейтинг лидеры

Казан университеты берьюлы берничә юнәлеш буенча үсеш күрсәтә. «Эксперт» аналитик үзәге мәгълүматлары буенча, Казан федераль университеты «Җир турында фәннәр» юнәлеше буенча уку йортларының фәнни продуктивлыгы рейтингы – 2020 буенча 1 нче урынны алып тора. Шулай ук “Гуманитар фәннәр”, “Бизнес һәм менеджмент”, “Икътисад”, “Социаль фәннәр” өлкәләрендә үсеш күзәтелә. КФУның рейтингта катнашуы нәтиҗәләре буенча, югары уку йорты […]

Һәр елны үтә торган КФУ вакансияләр ярминкәсе онлайн форматта узачак

Эш бирүчеләр һәм студентлар очрашуы беренче тапкыр “онлайн” режимда узачак. Казан федераль университетының виртуаль вакансияләр ярминкәсе 28 апрельдә «Факультетус» платформасында ачылачак. Үзендә традицион вакансияләр ярминкәсе, заманча HR-порталлар һәм инновацион технологияләр  форматларын берләштереп, университетлар, студентлар һәм эш бирүчеләр өчен “Факультетус” цифрлы карьера мохите вуз һәм эш бирүче арасында хезмәттәшлекнең эксклюзив каналы булып тора. Ярминкәдә катнашу өчен […]

КФУ галимнәре Яшел Үзән районы туфрагының магнит үзлекләрен тикшерә

Алынган мәгълүматларны агроэкологик практикада һәм геологик разведкада кулланырга мөмкин. Туфракның магнитны сеңдерү күрсәткечен территорияләрнең пычрануын бәяләүнең экспресс ысулы буларак кулланырга мөмкин. Туфракның авыр металлар белән пычрануына бәйле рәвештә, “Эконефть” өстенлекле юнәлеше тикшеренүчеләре кыр магнит кабул итүчәнлекне билгеләүгә беренче ел гына зур кызыксыну белдерми. Магнит үзлекләре туфрак һәм грунтның теләсә кайсы төренең физик үзлекләрен төзү өчен […]