Илсур Һадиуллин КФУда: “Ясалма интеллект табигый интеллекты булганнарга ярдәм итәчәк”
Йомгаклау матбугат конференциясендә кадрлар әзерләү, педагогларга ярдәм чаралары, инфраструктураны яңарту һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Казан федераль университетында 2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау матбугат конференциясе узды. Республиканың әйдәп баручы ГМЧ вәкилләре сорауларына ведомство башлыгы Илсур Һадиуллин җавап бирде. “Без сезгә рәхмәтле. Ел буе сез безнең яңалыкларны яктырттыгыз, […]
