КФУ астрономы Атлантик океан аша сәяхәте турында сөйләде
Сергей Мельников Антарктиданы ачуга 200 ел тулуга багышланган Җир тирәли җилкәнле экспедициядә катнашты. Казан федераль университеты Физика институтының астрономия һәм космик геодезия кафедрасы хезмәткәре Сергей Мельников«Паллада» җилкәнле судносында Атлантика аша сәяхәт итте. Россия Президенты В.В.Путин карары буенча, 2020 нче ел илебездә Антарктида елы дип игълан ителде. Гыйнвар аенда Ф.Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев җитәкчелек […]
