КФУ биологлары һәр чәч һәм төк бөртеген үз нанотышчасына киендерәчәк

Яңа технология җепселле материалларның үзлекләрен яхшыртырга, шулай ук аларны дару препаратларын транспортлау өчен кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының бионанотехнологияләр фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәрләренең «Чәчләр өслеге инженериясе: функциональ керамик наноконтейнерлар ярдәмендә килеп чыгышы биологик булган җепселле материалларны модификацияләү»  проекты Россия фәнни фонды грантлары конкурсында җиңүче булды. Башкарылачак эш турында проект җитәкчесе, […]

КФУ профессоры кешелекнең Айда файдалы казылмалар чыгара башлау мөмкинлекләрен бәяләде

Дональд Трамп Җирнең табигый иярчене ресурсларын  АКШның берүзе файдалану хокукы турында указга кул куйды. 6 апрельдә имзалаган указы белән АКШ президенты Дональд Трамп  Америка компанияләренә Айда, шулай ук башка күк җисемнәрендә файдалы казылмаларны эшкәртергә рөхсәт итте. Документта Америка Кушма Штатлары 1979 елның декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе резолюциясе тарафыннан кабул ителгән Айда һәм башка күк җисемнәрендә […]

КФУ галиме: «Алтын стафилококның тотрыклылыгы механизмнарының берсен таптык һәм антибиотик эзли башладык»

Халыкара тикшеренүчеләр коллективының эш нәтиҗәләре Nature comunications журналында басылган. NovAliX француз фармацевтика компаниясе белән хезмәттәшлектә Россиядән, Германиядән һәм Франциядән галимнәр төркеме йогышлы авыруларның күп булуына сәбәп булып торучы алтын стафилококның тотрыклылыгы механизмын тапкан. Фәнни эш нәтиҗәләре Nature comunications журналында басылып чыккан.  Германия һәм француз тикшеренүчеләре белән беррәттән, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының […]

КФУ галимнәре COVID-19 белән бәйле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кайчан тәмамланачагын фаразлаган

Исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы хезмәткәрләре Россиядә һәм дөньяда коронавирус эпидемиясенең нинди сценарий буенча үтүен бәяләделәр. Казан федераль университетының исәпләү физикасы һәм физик процессларны модельләштерү кафедрасы хезмәткәрләре covid-19 эпидемиясенең кайсы сценарий буенча үтүе турындагы сорауга җавап бирү өчен элементар конкрет саннар белән исәп-хисап ясадылар. Аңлашыла ки, һәр фараз, дөньяда яки аерым алынган илдә […]

КФУда белем бирү процессы дистанцион форматта өзлексез тәэмин ителәчәк

Моның өчен университетта төрле компьютер программалары һәм онлайн-платформалар кулланыла.  6 апрельдән Казан федераль университетында Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, дистанцион форматта өзлексез белем бирү процессы тәэмин ителәчәк. Моның өчен КФУда төрле компьютер программалары һәм онлайн-платформалар кулланыла. Казанның һәм Татарстанның башка күп кенә вузларындагы кебек үк КФУда белем бирү процессын бары тик электрон-мәгълүмат […]

КФУда коронавирус диагностикасы өчен экспресс-тест системасын булдырачаклар

Тест-таякчык йөклелеккә тест принцибы буенча эшлиячәк.  Казан федераль университетында “ДНК фәнни-тикшеренү үзәге”  белән берлектә коронавирус инфекциясен диагностикалау өчен тест-таякчыклар булдырылачак. Бу хакта КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә прецепизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Хәзерге вакытта кирәкле җиһазлар сатып алу бара. […]

КФУда “онлайн” режимда лекцияләр, мастер-класслар, уеннар һәм концертлар уза

Интерактив чараларда 2000нән артык студент катнашкан. Коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә, Казан федераль университетының Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты КФУ студентлар иҗтимагый берләшмәләре белән берлектә, студентлар өчен интерактив чаралар үткәрә. Узган атнада аларда 2000нән артык кеше катнашты. Бу атнада КФУ Студентлар клубының “ВКонтакте”дагы рәсми төркемендә һәм “Инстаграм” битендә төрле […]

КФУ КДМУ белән берлектә «Медицина хокукы клиникасы» уникаль белем бирү проектын гамәлгә ашыра

Республика тарафыннан грант бирелгән проект табиб хаталарын булдырмый калуга юнәлдерелгән. «Медицина хокукы клиникасы» белем бирү проекты быелның мартында Татарстан Республикасы бюджетыннан физик затларга балалар һәм яшьләр өчен социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен  бирелә торган республика грант конкурсының «Карьера һәм һөнәри үзбилгеләнү» номинациясендә җиңүче булды. «Медицина хокукы клиникасы ” 2018 елда Казан федераль университетының Фундаменталь […]

КФУ профессоры Марьино күлен тергезү проектын тәкъдим итте

​​​​​​​Казанда экопаркның яр буе территориясен төзекләндерү һәм яңартуга старт бирелде. 26 мартта “Марьино күле” экопаркында аны яңарту һәм төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр. Проект «СМУ-88» ҖЧҖ һәм «Акварэй» ҖЧҖ хезмәткәрләре тарафыннан, Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы катнашында эшләнде. Яңартылган экопаркның нинди булачагы турында КФУ Идарә, икътисад һәм […]

КФУда интерактив чаралар сериясе узачак

Алар 26-29 март көннәрендә булачак. Казан (Идел буе) федераль университетының яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты хезмәткәрләре КФУ иҗтимагый оешмалары белән берлектә 26-29 март көннәрендә узачак интерактив чаралар сериясен әзерләделәр. 26 март 12: 00 «Эрудит». Виджет-тест 12: 00 Спорт турында мемнар конкурсы башлана 14: 00 “Мантыйк кайда?” интеллектуаль уены 17: 00 […]