КФУ COVID-19 белән авырган кешеләрне антитәнчекләр булуга тикшерде

Тестны 14 донор узган, аларның 12 сендә антитәнчекләрнең югары булуы ачыкланган. Казан федераль университеты коронавирус белән авырган донорларның плазмасын куллану технологиясен кертү һәм аның нәтиҗәлелеген COVID-19 белән пациентларда өйрәнү программасында катнаша. Бу хакта КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты генетика кафедрасы профессоры Альберт […]

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеенда соңгы кыңгырау чыңлады

Мәктәпне тәмамлау уңаеннан бәйрәм “онлайн” режимда узды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Лицеен тәмамлаучылар өчен тантаналы чара виртуаль киңлектә, Microsoft Teams мәйданчыгында узды. Тантананы башлаганда КФУның, Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей директоры Елена Скобельцина, бәйрәм үзенең гадәти булмаганлыгы, оригинальлеге белән истә калачагын әйтте, чөнки беренче тапкыр “онлайн” режимда уза. Елена Германовна шулай ук быелгы чыгарылыш […]

КФУ катнашында Кытайда ленинизмны өйрәнү үзәге ачылды

Казан университетында В.И.Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Ленин идеясе һәм аларның заманча кыйммәте» дигән халыкара симпозиум узды. Чит телләр һәм тышкы сәүдә буенча Гуандун университеты һәм Казан федераль университеты бергәләп ленинизмны өйрәнү буенча Кытай-Россия үзәген булдырдылар. Яңа үзәкне ачу тантанасы онлайн форматта узды. Тантана В.И.Ленинның 150 еллыгына багышланган «Ленин идеясе һәм аларның заманча кыйммәте» […]

КФУда Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның роле турында фикер алыштылар

Фәнни-гамәли конференция ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды. Бүген “онлайн” режимда ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның урыны һәм роле: тарих һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе булды. Аны Казан федераль университеты оештырды. Конференция КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашында узды. Конференциянең модераторлары: Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов, […]

VIFTE халыкара экспертлары КФУда педагогларның әзерлек дәрәҗәсен бәяләде

АКШ, Бөекбритания һәм Германия галимнәре югары уку йорты җитәкчелеге укытучыларны әзерләү өлкәсендәге 10 ел дәвамында булган үзгәрешләргә бәя бирде. Быел Казан федераль университеты яңа виртуаль форматта уздыра торган педагогика белеме буенча VIFTE VI Халыкара форумы башланыр алдыннан, короновирус пандемиясе шартларында башка илләрдән хезмәттәшләре белән аралашырга мөмкинлек биргән өчен  чакырылган катнашучылардан вуз җитәкчелеге адресына рәхмәт хатлары […]

КФУ проректоры кайбер әзерлек юнәлешләрендә дәүләт имтиханнары булмаячак диде

Казан университетында студентларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры эфир узды.  Берничә онлайн-мәйданчыкта –   Казан федераль университеты һәм UNIVER TV сайтында, университет телевидениесенең “ВКонтакте”, Twitch һәм YouTube аккаунтларында узган турыдан-туры трансляция вакытында студентлар, мөгаллимнәр һәм журналистларның сорауларына КФУ ның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе […]

Казан университеты тарихы музее Татарстан Республикасы уку йортының иң яхшы музее дип танылды

«Ел музее» беренче республика конкурсына йомгак ясалды.   Казан федераль университеты тарихы музее «Ел музее – 2019» республика конкурсының «Уку йортының иң яхшы музее» номинациясендә җиңүче булды. Конкурс ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Милли музее ярдәме белән Татарстан музейлары ассоциациясе тарафыннан оештырылды һәм уңышлы иҗади инициативаларны, заманча тенденцияләрне һәм технологияләрне ачыклау һәм кертү юлы белән […]

22 майда КФУда имтиханнар оештыру мәсьәләләре буенча туры эфир узачак

Гадәттәгечә трансляция берничә онлайн-мәйданчыкта узачак. Казан федераль университетында укучыларның арадаш һәм дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру мәсьәләләренә багышланган туры эфир узачак. 22 майда, 13:00 сәгатьтә, укытучылар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына КФУның Мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Таюрский җавап бирәчәк. Турыдан-туры эфир барышында Дмитрий Таюрский КФУда үткәрелә торган йомгаклау имтиханнарының, җәйге сессиянең үзенчәлекләре, хәзерге шартларда аттестация […]

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле КФУда 30 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тараттылар

Бүген Универсиада авылында тагын ярдәм итү акциясе үтте. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы башланганнан бирле Казан федераль университетында 31924 азык-төлек җыелмасы таратылган. Университет тулай торакларында яшәүче студентларга ярдәм итү акциясе дәвам итә. Универсиада авылында яшәүче КФУ студентлары бүген Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән 3459 азык-төлек җыелмасы алды. Бу хакта Казан федераль университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар […]

КФУ студентлары Татарстан хөкүмәтеннән 3000 нән артык азык-төлек җыелмасы алды

Азык-төлек җыелмаларын студентлар шәһәрчеге, КФУның Алабуга һәм Чаллы институтлары тулай торакларында яшәүче студентлар алды. Казан федераль университетының башка шәһәрләрдән килеп укучы һәм чит ил студентларына ярдәм итү акциясе дәвам итә. Бүген КФУның студентлар шәһәрчеге тулай торакларында яшәүче студентларга  бушлай азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Хуҗалык эшләре буенча проректор Ленар Сафиуллин Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, җомга һәм […]