“Эконефть” Стратегик академик берәмлек галимнәре фәнни эшчәнлекне дистанцион форматта дәвам итә
“Эконефть” белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырыла торган цифрлы проектлар дәвам итә. Күптән гадәткә әйләнгән дистанцион аралашу һәм эшләү чараларын кулланып, фәнни берләшмә бүгенге шартларга җайлашты. Хәзер лабораторияләрдә төп җайланмаларның һәм сервисларның эшен тәэмин итүче аз санлы белгечләр генә калды. Айдан артык Казан федераль университеты дистанцион режимда эшли. Уку аудиторияләре генә түгел, лабораторияләр дә бушап калды, аларның бер […]
