КФУ студенты «Таврида» форумында грант отты
400 мең сум “Әйдә Татарстанга” проектын гамәлгә ашыруга тотылачак. Кырымда “Таврида” бөтенроссия форумының грант конкурсы тәмамланды. КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 1 курс магистры Регина Гәрәева 400 мең сумлык грант отты. Барлыгы 12 млн сумга 15 проект ярдәм алды. Казан федераль университеты студенты эчке туризмны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Әйдә Татарстанга» проектын гамәлгә ашырырга планлаштыра. Регина […]
