КФУның «Кар десанты» отряды белән берлектә узган экспедиция барышында җирдән 167 сугышчы калдыклары табылды
Җиргә иңдерү Чудской Бор авылындагы хәрби мемориалда узды. Казан федераль университетының “Кар десанты” эзләү отряды Любань шәһәрендә узган төбәкара эзләнү экспедициясеннән кайтты. КФУның Медиа коммуникацияләр үзәгенә эш нәтиҗәләре турында отряд җитәкчесе, Казан университетын тәмамлаган Айрат Фатыйхов сөйләде. “Любань” – отряд өчен 2008 елдан башлап традицион экспедиция. “Кар десанты” “Любань” төбәкара эзләү экспедициясендә ел саен, язын […]
