КФУ студентлары «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын тулыландыруда катнаша
Җәйге практика вакытында алар электрон базага 5000 археологик һәйкәл турында мәгълүмат кертәчәкләр. Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын эшләделәр. Татарстанның археологик һәйкәлләре турындагы мәгълүматлар системага кертелгәнлектән, быел эш географиясе Идел буе төбәкләрен колачлый. Система археологик һәм архитектура һәйкәлләре, торак пунктлар һәм персоналияләр турында мәдәни […]
