КФУ фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча Россия югары уку йортлары унлыгына керде

RAEX рейтинг агентлыгы фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча иң яхшы 20 университет исемлеген  бастырды. RAEX рейтинг агентлыгы Россия вузларын фәнни-тикшеренү эшчәнлеге дәрәҗәсе буенча бәяләде (2018 елга RAEX мәгълүматлары буенча). Казан федераль университеты рейтингта тугызынчы урында.  Рейтингка иң яхшы фәнни казанышлары булган университетлар һәм институтлар эләккән. Рейтингтагы урынга фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә (НИОКР) җәлеп ителгән бюджет күләме, […]

КФУ студентлары “Кар десанты” стенгазеталарының расшифровкасын ясарга чакырыла

Эш өчен Казан университеты тарихы музеенда сакланган 1970-1980 еллар газеталарының якынча 20 чыгарылышы сайлап алынган. Катнашучылар дистанцион форматта “Кар десанты”  эзләү отрядының 1970-1980 елларда чыккан уникаль стенгазеталарына расшифровка ясаячак. Әлеге программаның төп максаты – Казан федераль университеты студентларын волонтерлар сыйфатында җәлеп итеп, стена газеталары материалларын киң җәмәгатьчелек өчен ачык итү. Бу эшнең башлануы турында узган […]

КФУ чыгарылыш студентлары өчен “ВКонтакте” да виртуаль конфедератка булдырды

Маскадан 2020 елгы чыгарылыш студентлары гына түгел, төрле елларда Казан университетын тәмамлаган барлык теләүчеләр дә файдалана ала. Казан федераль университеты махсус үзенең чыгарылыш курс студентлары өчен виртуаль битлек-конфедератка булдырды. Аны “ВКонтакте” социаль челтәрендәге университетның рәсми төркемендә теләгән һәркем кулланып карый ала. Виртуаль конфедератка кара төстә, аңа инглиз телендә КФУ логотибы төшерелгән. Студентлар һәм чыгарылыш курслар […]

КФУда COVID-19 га каршы вакцинаны хайваннарда тикшерә башладылар

Вакцина препараты ДНК-технологияләр нигезендә табылган. Казан федераль университетында вакцинаны лаборатория хайваннарында тикшерүгә керештеләр. Бу хакта бүген прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры, Казан университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, университетта параллель рәвештә ике проект башкарыла: коронавирус инфекциясенә каршы вакцина һәм тест-система эшләнә. “Алар бер-берсе белән […]

КФУда беренче тапкыр Физика институты студентларының чыгарылыш квалификация эшен ачык яклавы узды

Үз эшләрен«Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» әзерлек юнәлеше студентлары тәкъдим итте.           Казан федераль университетының Физика институтында беренче мәртәбә «Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» актуаль юнәлеш студентларның чыгарылыш квалификация эшләрен ачык яклау булды. Чыгышлар Microsoft Teams платформасында ясалды. «Нанотехнологияләр һәм микросистемалы техника» программасы төрле функциональ билгеләнештәге наносистема материалларын һәм компонентларын җитештерү технологияләрен файдалану […]

КФУ профессоры: “Татарстанда Мәскәүдәге сыман аномаль эсселек көтелми”

Университет метеорологы ял көннәрендә һава торышы нинди булачагын фаразлады.  Татарстанда җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Якын көннәрдә һава шартлары турында тулырак итеп КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институтының атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде. Җомга һәм шимбә көнне коры, явым-төшемсез һава торышы, төньяк-көнчыгыштан уртача җил булуы көтелә. «Якын […]

КФУда COVID-19 антитәнчекләренә тест-системаның пилот производствосы башлана

Көзгә алар ирекле сатуга чыгарга тиеш. Казан федераль университеты “ДНК фәнни-тикшеренү үзәге” Автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә коронавирус инфекциясенә диагностика ясау өчен тест-таякчыкларын эшләү проектын гамәлгә ашыра. “Хәзер без җиһазлар урнаштыруны тәмамлап киләбез, пилот производствосын эшләтеп җибәрәбез, 2 атна дәвамында сәнәгать җитештерүенә чыгарга өметләнәбез. Әмма аннары теркәү таныклыгын алу өчен 2 ай кирәк булачак. […]

КФУ “Университетлар коллекцияләрне берләштерә” проекты инициаторы булды

Проект онлайн-күргәзмәләр өчен музей фондларын берләштерәчәк. Казан федераль университеты проекты галимнәр, музейлар, китапханәләр, архивлар һәм югары уку йортлары арасында багланышлар урнаштыру аша Россиядә һәм дөньяда фән, мәгариф тарихы буенча виртуаль коллекция булдыруга юнәлтелгән. Пандемия чорында Бөекбритания музейлары #CollectionsUnited хештегы белән социаль челтәрләрдә «На пути к национальной коллекции» проектын анонсладылар. Әлеге тәҗрибә нигезендә КФУның Тарих музее […]

27 июньдә Бөтенроссия студентлар онлайн чыгарылыш бәйрәме узачак

Киң масштаблы онлайн-бәйрәм илнең 2020 елда укуны тәмамлаган барлык чыгарылыш курс студентларын җыячак. 27 июньдә узачак Бөтенроссия студентлар онлайн-чыгарылыш кичәсе   студентлар өчен концерт видеотрансляциясен, рәсми затлар котлавын, артистлар чыгышын, төрле флешмобларны үз эченә ала. Әлеге бәйрәм офлайн-форматтагы традицион чыгарылыш кичәсен яки билгеле бер уку йортындагы “онлайн” форматтагы чыгарылыш кичәсен алмаштырмый. Бу 2020 елда укуны тәмамлаучы […]

КФУда 19 июньдә 2020 елда кабул итү кампаниясенә багышланган турыдан-туры эфир узачак

Сорауларны социаль челтәрләрдә һәм видеохостинг трансляциясе чатларында бирергә мөмкин булачак. Казан федераль университетында 20 июнь көнне старт алачак кабул итү кампаниясе мәсьәләләренә багышланган турыдан-туры эфир оештырыла. Трансляция 19 июньдә 13.00 сәгатьтә берьюлы берничә онлайн-мәйданчыкта узачак: КФУ, UNUVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең “ВКонтакте”, Twitch һәм YouTube аккаунтларында. Сорауларны социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында бирергә […]