Рамил Баһавиев: «КФУга укырга керү белән горурланырга кирәк»
Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты студенты 2019 елгы БДИда 4 фән буенча 399 балл җыеп, ректор стипендиясен алды. Рамил Баһавиев исеме 2019 елда мәктәпне тәмамлаучыларга гына түгел, ә күп кенә татарстан халкына да таныш. Былтыр ул БДИда физика, рус теле, информатиканы 100, математиканы 99 баллга тапшырып, 399 балл җыйган иде. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 […]
