КФУда Россия көнен бәйрәм итүгә багышланган чаралар циклын уздырдылар

ИПОда ел саен үтә торган түгәрәк өстәл һәм тематик квест булды. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында Россия көне алдыннан ел саен уздырыла торган «Мы связаны одной судьбой с тобой, Россия» дигән түгәрәк өстәл, аның кысаларында “Минем Россия” квесты узды. «Объективта Россия образы» фотоконкурсына йомгаклар да ясалды. Квест берничә станциядән торган: «География», «Фән», «Тарих», […]

Яңа уку елында КФУ талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча үз программасын дәвам итәчәк

2024 елда Казан федераль университетына укырга кергән югары баллга ия булучылар һәм олимпиадниклар 300 мең сумга кадәр акча алачак. Казан федераль университеты Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының берсе булып тора һәм традицион рәвештә талантлы яшьләрне җәлеп итүгә һәм укытуның сыйфатын күтәрүгә йөз тота. Яңа уку елында, КФУ ректоры Ленар Сафин карары буенча, беренче курс […]

КФУ орнитологы: “Сабантуйдан соң без сандугачларны ишетмәячәкбез”

Илгизәр Рәхимов казан халкы өчен серенада җырлаучылар һәм  кошларны ни өчен күзәтергә кирәклеге турында сөйләде. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының Биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов канатлы дусларыбыз тормышыннан кызыклы фактлар белән уртаклашты. Ни өчен сандугачлар актив, ә сыерчыклар һәм песнәкләр тыныч – безнең материалда укыгыз. “Ниһаять, чын җәй башланды, […]

КФУ студентлары тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышларыннан алтын һәм көмеш медальләр белән кайтты

Алар IX Бөтенроссия җәйге универсиадада катнашачак.  Люберцы шәһәрендә студентлар арасында Бөтендөнья тхэквондо федерациясенең тхэквондо буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Казан федераль университеты спортчылары исәбендә алтын һәм көмеш медальләр. Ярыш – Башкортостанда узачак IX Бөтенроссия җәйге Универсиадасына сайлап алу этабы булып тора. 74 килограммга кадәрге авырлык категориясендә яшүсмерләр арасында беренче урынны Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) […]

Укулар вакытында КФУда оператив рәвештә 1240 кеше эвакуацияләнгән.

Пилотсыз очкыч һөҗүме белән бәйле гадәттән тыш хәл өйрәнелде. Казан федераль университетында югары уку йорты объектларына пилотсыз очу аппаратлары (БПЛА) куркынычы янаганда тактик-махсус өйрәнүләр узды. Бу укуларны үткәрүне Казан университеты җитәкчелеге тәкъдим итте, дип хәбәр итте КФУның комплекслы куркынычсызлык буенча проректоры Ришат Гузейров. “Хәзер МХО уза торган территориядән БПЛА очып килү куркынычы бар. Без КФУ […]

Казан университетында Юридик факультетны тәмамлаучылар көне билгеләп үтелде

Укуны иң яхшы тәмамлаучыларны  һәм юридик факультет укытучыларын хөрмәтләделәр. Казан федераль университетында Юридик факультетны тәмамлаучылар көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Педагогика, хокук һәм иҗтимагый эшчәнлеккә зур өлеш керткән юрфакны тәмамлаучыларга һәм укытучыларга премияләр тапшырдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Рафаил Гыйльманов, КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский, […]

КФУ студентлары цифрлы технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия студентлар киберкөрәшендә алтын яулады

Турнир барышында команда 24 тиз чишелеш таләп иткән хәлне тикшерә алды. Мәскәүдә Positive Hack Days Fest халыкара киберфестивале кысаларында цифрлы технологияләр өлкәсендә Бөтенроссия студентлар киберкөрәше тәмамланды. Казан федераль университеты Blue Water командасы җиңү яулады. Команда составында Физика институтында «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати иминлеге» юнәлеше буенча дүртенче курста укучы  Сергей Супротивин (капитан), Владимир Дмитриев, Тимур Хәкимов, Исәпләү […]

КФУ ректоры Ленар Сафин Александр Невский ордены белән бүләкләнде

Тиешле указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалаган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафинга Александр Невский орденын бирде. Әлеге бүләк Россиянең дәүләт бүләкләре системасына керә. Бүген ул гражданнарга дәүләт төзелеше өлкәсендәге Ватан алдындагы аерым казанышлары өчен бирелә. Аерым алганда, КФУ ректоры күпьеллык намуслы хезмәте һәм үз вазыйфаларын башкарганда ирешкән югары […]

ТР ел волонтеры КФУда: «Миңа һичшиксез кемгәдер ярдәм итәргә кирәк»

Мария Ефремова Казан университеты студентларына үз эшчәнлеге турында сөйләде. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында (ИПО) студентлар «Добрый Татарстан-2023» республика премиясе иясе, «Татарстан Республикасы ел волонтеры» номинациясендә Гран-при яулаган  Мария Ефремова белән очрашты.  Чара КФУның яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштыру, милләтара һәм динара низагъларны кисәтү, террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча […]

КФУ архитекторлары Алабуга тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләде

Проектны әзерләү Татарстан Рәисе тарафыннан 2022 елда кушылды. Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) экспертлары Алабуга шәһәренең тарихи җирлеген үстерү концепциясен эшләде. Концепцияне Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ведомствоара шәһәр төзелеше комиссиясе бәяләде. ИДиПИ директоры Карина Нәбиуллина сөйләгәнчә, проект өстендә эш ике ел дәвам иткән. Бу вакыт дәвамында КФУ белгечләре фәнни тикшеренү һәм […]