КФУ лицеисты Информатика буенча яшүсмерләр арасында Европа олимпиадасында алтын медаль алды

КФУ Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей укучысы Валерий Родионов 430 балл җыйган. European Junior Olympiad in Informatics (EJOI) дистанцион форматта тәмамланды. Ярышта 27 илдән 15 яшькә кадәрге 136 укучы катнашты. Россиядә олимпиаданы Иннополис, Мәскәү һәм Чиләбе Университетында онлайн-прокторинг системасы буенча оештырдылар. Ә оештыру комитеты һәм олимпиаданың жюрисы Тбилисида (Грузия) урнашкан. EJOI дүртенче тапкыр узды. Олимпиадада Әрмәнстан, […]

КФУның Лобачевский исемендәге лицеенда Советлар Союзы Герое Георгий Мосоловның улы кунакта булды

Лицей музеена яңа авиация техникасын уңышлы сынаулары өчен Советлар Союзы Герое орденына кушымта бүләк ителде.   Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге лицеенда Советлар Союзы Герое, СССРның атказанган очучы-сынаучысы Г.К. Мосолов исемендәге хәйрия Фонды директоры Георгий Георгиевич Мосолов кунак булды. Очрашуда лицей директоры Елена Скобельцына һәм тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, лицейның музейлар директоры Алевтина […]

Цифрлы ресурслар куллану буенча КФУ уку йортлары рейтингында үсте

Казан университеты рейтингта 785 югары уку йорты арасында 138 нче урында. “Юрайт” белем бирү платформасы югары уку йортларында цифрлы ресурслардан файдалану буенча илкүләм тикшеренү үткәрде, электрон платформаларны куллану буенча статистика җыйды һәм “уку йортлары рейтингы” дигән хисап әзерләде. “Юрайт” мәгариф платформасы рейтингы агымдагы эпидемиологик вәзгыять онлайн-сервисларны куллануга ничек йогынты ясавын күрсәтә. Объектив статистик мәгълүматлар интернет-белем […]

КФУ галимнәре күлләрдә килеп чыгышы җирнеке булмаган матдәләр тапканнар

Кайбер күлләрдә космик тузан булу факты теркәлгән. Космик тузан булу фактын тикшеренүчеләр Тургояк, Плещеево, Рубское, Байкал, Балхаш (Казахстан) һәм башка бик күп күлләрдә теркәгән. Астрономнар космик киңлектә метеоритлар очышын күзәткәндә, “Эконефть” өстенлекле юнәлеш галимнәре күпсанлы сулыклардан космик җисемнәрнең кисәкчекләрен чыгара. Галимнәр әйтүенчә,”космостан кунаклар” – гадәти һәм бөтен җирдә дә күзәтелә торган күренеш, әмма җир объектларында […]

КФУ студентларын туризм буенча конкурсларда катнашырга чакыралар

Җиңүчеләрнең эшләнмәләре Казан туризмын үстерү комитеты эшчәнлегендә кулланылачак. 27 сентябрьдә Халыкара туризм көне билгеләп үтелә. Бу тармак хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан, Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты профильле юнәлешләрдә белем алучы студентлар өчен төрле конкурслар оештыра. «Туризм» юнәлеше буенча белем алучы Казан федераль университеты студентларын инстаграм-конкурсларда катнашырга чакыралар. Беренче конкурста катнашу өчен, үз аккаунтыңа синең өчен […]

КФУ хезмәткәрләре проекты «Сириус.җәй» программасы лауреаты булды

TeenTime цифрлы агентлыгы яшьләр арасында фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк. Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтында TeenTime Яшьләр цифрлы агентлыгын эшләүгә керештеләр. «Сириус. Җәй: үз проектыңны башла” программасының лауреаты булган проект турында аның җитәкчесе, КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының диннәрне өйрәнү кафедрасы өлкән укытучысы Ольга Волчкова сөйләде. «Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы […]

КФУ галимнәре Америка өрәнгесенә каршы көрәш буенча тикшеренүләр башлады

Степной Зәй елгасы үзәне чикләрендә геоботаник тасвирлама ясалды. Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты галимнәре Татарстан Республикасы чикләрендә Степной Зәй елгасы үзәнендәге үсемлекләрне тикшерә башлады. «Татнефть» компаниясе КФУ хезмәткәрләренә Америка өрәңгесенә каршы көрәш һәм яр буенда табигый фитоценозларны торгызу мәсьәләсе буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бу эштә институт доцентлары Денис Тишин, Мария Кожевникова, […]

КФУ – «100% Татарстан» форумы катнашучысы

Бүген Казан университеты тәҗрибәсе күрсәтеләчәк. ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр “100% Татарстан” дигән масштаблы ике атналык онлайн-чара үткәрелә, анда Татарстан тәҗрибәсе турында сөйлиячәкләр, бер үк вакытта бу татарстанлылар, партнерлар һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итү өчен коммуникацион платформа да. Интеллектуаль эшлекле киңлек Татарстанның киләчәк стратегик үсешенең төп темаларын ачыктан-ачык тикшерәчәк үз […]

Халыкара антифашистик форум-2020 Мәскәүдә узачак

Чара дистанцион форматта узачак. 7-10 сентябрьдә Мәскәүдә фашизм корбаннарын искә алу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Халыкара антифашистик форум-2020 була. Форумның төп максаты – дөньяны күп илләрдә яңадан үзе турында белдергән фашизм куркынычы турында кисәтү. Форумда катнашучылар һәм кунаклар төрле илләрдә фашизмның заманча чагылышлары, шулай ук җәмгыять тарафыннан аларга нәтиҗәле каршы тору формалары һәм […]

КФУ белгечләре хәзерге заман мәгарифе мәсьәләләре буенча фикер алышты

Сүз онлайн-укыту, цифрлы платформаларда эшләү, инклюзив белем бирү укытучыларын әзерләү турында барды. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институтында заманча мәгариф системасы тенденцияләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты (ИПО) директоры Айдар Кәлимуллин студентларны цифрлы дәресләр һәм онлайн-курслар ясарга өйрәтергә кирәк дип саный: “Инде беренче ел гына түгел, Казан […]