Казан университетында беренче курс студентлары фестиваленә старт бирелде
Коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль тамашачылар катнашыннан башка һәм битлек режимын үтәп уза. «Беренче курс студенты көне» фестивале – университетның иҗади тормышында истәлекле вакыйга, ул ел саен Казан федераль университетының иң талантлы һәм артистлык сәләте булган беренче курс студентларын җыя. Фестивальне геология һәм нефть-газ технологияләре институты ачты. Институт студентлары “Акселератор – яшьлеккә билет” концерт программасын әзерләгәннәр. […]
