IFTE форумында катнашучылар «Без бергә» КФУ балалар бакчасында булдылар

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе аутистик спектр тайпылышлары булган балалар белән эшләячәк. Россиядә беренче  аутистик спектр тайпылышлары булган балалар өчен махсус “Без бергә” балалар бакчасы IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча халыкара форумда катнашучылар өчен ишекләрен ачты. КФУ балалар бакчасы мөдире Ирина Нигъмәтуллина кунакларга Казан университеты укытучыларының һәм галимнәренең эшен берләштерүче мәгариф учреждениесе моделен күрсәтте. Балалар бакчасы […]

КФУда IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча VII Халыкара форум старт алды

Тантаналы ачылышта Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты. Бүген, 26 майда,  «Педагогическое образование: Новые вызовы и цели» педагогик белем бирү буенча VII Халыкара  форум үз эшен башлады. Ачылыш тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Герцен исемендәге Россия дәүләт педагогика университетының беренче проректоры Владимир Лаптев, […]

Илшат Гафуров: «Державин укулары» безнең заман кануннарын эшләүгә һәм кабул итүгә булыша»

КФУда «Державин укулары – 2021» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Аның кысаларында Казан университеты ректорын Гавриил Державин медале  белән бүләкләү тантанасы булды. Бүген, 25 майда, Казан федераль университеты базасында «Державин укулары: хәзерге шартларда социаль һәм хокукый чынбарлыкны трансформацияләү» XVI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланып китте.  Конференция ачылышында һәм пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Кеше […]

КФУның “Мизгел” театры “Ай булмаса, йолдыз бар” мелодрамасын тәкъдим итте

19 нчы майда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтыys; «Мизгел» яшьләр театры Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» дип исемләнгән мелодрамасын куйды. Спектакльнең режиссеры — Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Илфак Хафизов. Илфак Хафизов – Автор, студентлар Гөлинә Имамиева (10.2-921 төркеме) – Мәдинә, Илдус Хабибрахманов (10.2-801) – Мирзанур, Алсинә Сөләйманова (10.2-920) […]

КФУда Россия югары уку йортларында педагогик белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

Университетта югары белем бирү системасында федераль укыту-методик берләшмәсе утырышы узачак. 26 майда Казан федераль университетында педагогик булмаган югары уку йортларында педагогика мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак. Югары уку йортында югары белем бирү системасында «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» белгечлекләре һәм әзерлек юнәлешләренең берләштерелгән төркеме буенча федераль укыту-методик берләшмәсе утырышы узачак. Чара  педагогика белеме буенча VII IFTE […]

КФУ галиме: «Җылылык килү белән еланнар активлашты»

Алар еш кына кешеләрне үз-үзләрен яклау максатларында чага. Россиянең күпчелек төбәкләрендә еланнар активлыгы язын башлана һәм көзгә кадәр дәвам итә. Еланның беренче булып һөҗүм итмәвенә һәм һәрвакыт шуып китәргә тырышуына карамастан, аны борчыган кеше чагудан иминиятләштерелмәгән. Татарстанда нинди еланнар яшәве һәм кеше өчен нинди куркыныч тудыруы турында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының […]

МГИМО һәм КФУ студентлары Казан университетын тәмамлаган танылган шәхесләр белән очрашты

Очрашу Россия эчендәге академия мобильлеге программасы кысаларында узды. КФУ һәм Россия Тышкы эшләр министрлыгының МГИМО (У) студентларының Россия эчендәге академия мобильлеге программасында катнашучылар Казан университетын тәмамлаган Россия Тышкы эшләр министрлыгының яшь дипломатлар советы рәисе, Россия Тышкы эшләр министрлыгы Генераль секретариаты киңәшчесе Константин Колпаков һәм ТР Югары суды хөкемдары, җинаять эшләре буенча Коллегия составы рәисе Николай […]

КФУ эксперты “тычкан бизгәге” авыруын йоктыру куркынычы турында сөйләде

Авыру хроник бөер җитешсезлеге, пиелонефрит үсеше белән куркыныч. Яз – бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) башка сүзләр белән “тычкан бизгәге” йоктыруның иң куркыныч сезоны. Аны табигатьтә һәм дача участокларында эләктерергә мөмкин. Профилактик чаралар һәм куркынычсызлык кагыйдәләре турында фәнни хезмәткәре Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының Ген һәм күзәнәк технологияләре OpenLab Фәнни-тикшеренү лабораториясенең  фәнни […]

КФУда IFTE форумын оештыру нечкәлекләре турында сөйләделәр

Педагогик белем бирү буенча халыкара форумның эшен оештыру турында фильм төшерделәр. Россия һәм чит ил галимнәре арасында укытучыларны әзерләү проблемаларын тикшерүдә һәм иң яхшы практикалар белән алмашуда үзенә күрә фәнни күпер булган педагогика белеме буенча IFTE-2021 халыкара форумының эше ничек узачагы турында аның оештыручылары сөйләде. Бу турыда тиешле фильм төшерелгән.  Форумга кызыксыну артуны исәпкә алып (педагогик белем […]

КФУның ике проекты федераль финанслау алды

Югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсына йомгак ясалды. Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының ике проекты АНО «Россия – мөмкинлекләр иле»  проектлары платформасына керә торган югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңүчеләр булды. Конкурста РФнең 77 субъектыннан 2000 проект катнашты. 142 югары уку йортыннан 312 проект конкурста җиңүче булды. […]