“Идея на миллион”: КФУ яшь эшмәкәрләрне берләштерде

Университет әйдәп баручы экспертлар һәм «студентлар стартабы» конкурсында җиңүчеләр катнашында белем бирү интенсивын үткәрә. Казан федераль университетында Технологик эшмәкәрлек өлкәсендә компетенцияләрне һәм стартап-проектларны үстерү буенча ел саен үткәрелә торган акселерация программасында катнашучылар өчен белем бирү интенсивы старт алды. Программада – экспертлардан мотивацион лекцияләр, осталык дәресләре, тренинг һәм кейслар анализы. Бүген «УНИКС»та технологик эшмәкәрлек кысаларында үз […]

КФУ Kazan Digital Week-2025 Халыкара форумында катнаша

Чара 17-19 сентябрьдә «Казан Экспо»да уза. Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы цифрлаштыруның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен бөтен дөньядан IT-белгечләрне, эшмәкәрләрне, Бизнес һәм фән вәкилләрен берләштерә. Ясалма интеллектны үстерүгә һәм технологик лидерлыкка ирешүгә аерым игътибар бирелә. Ачылу тантанасы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. Kazan Digital Weekта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов алтынчы мәртәбә […]

КФУ эксперты: “Чөгендер – сәламәтлек һәм табигый антиоксидантлар хәзинәсе»

Белгеч бу тамыразыкның файдасы турында сөйләде. Без чөгендерне бәйрәм өстәлләрендә винегрет, сельдь под шубой яки борщ рәвешендә күрергә күнеккәнбез, әмма аның кеше сәламәтлеге өчен кирәкле уникаль матдәләр җыелмасына ия булуы турында бик азлар гына белә. Казан федераль университеты А.М.Бутлеров исемендәге Химия институтының органик булмаган химия кафедрасы доценты Артур Ханнанов ни өчен бу яшелчәнең кыйммәте гадәттәгедән […]

КФУ студенткасы Кижи утравындагы һәйкәлләрнең биологик зарарлануын өйрәнә

Күгәрек гөмбә һәм лишайник үрнәкләрен җыю һәм алар белән көрәш буенча чаралар тәкъдим итү өчен булачак микробиолог практикага Карелиягә китте. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты (ИФМиБ) студенты Дарья Щукина “Кижи” Дәүләт тарихи-архитектура һәм этнографик музей-тыюлыгы һәйкәлләренең биологик зарарлануын тикшерә. Аның чыгарылыш квалификация эше шушы проблемага багышланачак. “Кижига сәфәр һәм фәнни эш минем […]

КФУда «Студентлар дөньясы – мөмкинлекләр территориясе» дигән ачык диалог узды

Укучылар белән Яшьләр министрлыгы башлыгы һәм Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе очрашты. «Уникс»та «Студентлар дөньясы  – мөмкинлекләр территориясе»дигән ачык диалог булды. Чара Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының беренче курс укучылары һәм студентлар активы өчен оештырылды. Ул Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, шулай ук Казан федераль университеты гимннарыннан башланды. Диалогта ТР Яшьләр эшләре […]

КФУ психологы: “Сепарация-олы тормышка ачкыч»

Эксперт ни өчен чын мәгънәсендә мөстәкыйль кеше булу авыр һәм моның өчен нинди этапларны узарга кирәклеген сөйләде. Ата – анадан психологик аерымлану – мөстәкыйльлеккә ирешергә, карарлар кабул итәргә һәм үз тормышыңны төзергә өйрәнергә мөмкинлек бирә торган мөһим этап. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының (ИПО) клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Илдар Абитов […]

«Кызыл ай»ны кайчан кцтщргщ? КФУ астрономы җавап бирде

Халыкта тулы ай тотылуны шулай атыйлар, 2025 елда аны бер тапкыр күрергә мөмкин. 7 сентябрьдә зур астрономик вакыйга – тулы ай тотылу көтелә. Җир иярчене ни өчен кызгылт сары төскә керәчәк һәм татарстанлылар бу гадәти булмаган күренешне нинди шартларда күзәтә алачак? Казан федераль университеты галиме шуны аңлатты. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елның язында […]

КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре “Том Сойер Фест” кысаларында йортны торгызуда катнаштылар

Чарада барлыгы 15тән артык кеше катнашты. 1 сентябрьдә Казан федераль университетының Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) хезмәткәрләре һәм студентлары Бишбалта бистәсендәге Зур урам, 65 адресы буенча урнашкан бер катлы торак йортны ремонтлауда катнаштылар. “Том Сойер Фест” — волонтерлар һәм иганәчеләр көче белән тарихи мохитне торгызуга багышланган фестиваль. Агач йортларны ремонтлауга һәм реставрацияләүгә аерым игътибар […]

КФУ студентлары һәм хезмәткәрләре Бесландагы теракт корбаннарын искә алды

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә вузда “Тормыш тамчысы” акциясе узды. 3 сентябрьдә, террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көнендә Казан федераль университеты «Тормыш тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Хәтер чарасындаукучылар һәм вуз хезмәткәрләре катнашты. 21 ел элек бөтен дөньяны тетрәндергән Беслан фаҗигасе булды, – 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетия Республикасында террорчылар тарафыннан 1 нче урта мәктәп басып […]

Гаджетлар һәм балалар: КФУ психологы бала үсешенә йогынты ясый торган технологияләр турында сөйләде

Эксперт чикнең кайдан узуын һәм ата-аналар нәрсә белергә тиешлеген аңлатты. Замана балалары гаджетлар көндәлек тормышның аерылгысыз өлешенә әверелгән дөньяда үсә. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының клиник психология һәм шәхес психологиясе кафедрасы доценты Гөлнара Вәлиуллина әйтүенчә, технологияләрнең яшь буынның психик үсешенә йогынтысы күпкырлы. Алар укыту һәм үсеш коралы булырга сәләтле, ләкин дөрес кулланылмаганда проблемалар […]