КФУ студенты Бөтенроссия студентлар форумында грантка ия булды
«Академия телеведущих «ИдИговори» проекты Екатерина Лазаревага җиңү алып килде. Казан федераль университеты студенты Екатерина Лазарева Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында узган яшьләр инициативалары конкурсының грантына ия булды. Конкурс «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиалары», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр мохитендә тискәре күренешләр профилактикасы һәм милләтара бәйләнеш», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинацияләре буенча уздырылды. Әлеге конкурска студентлар барлыгы 50гә […]
