Мәскәүдә QS рейтингына кергән Россиянең иң яхшы вузларын бүләкләделәр
Казан федераль университеты дөнья рейтингында 347 нче урынны алды, илнең иң яхшы 10 университеты арасына керде. Казан федераль университеты QS World University Rankings рейтингы бүләгенә ия булды. QS Quacquarelli Symonds компаниясенең Россия, Көнчыгыш Европа һәм Урта Азия буенча директоры кулыннан махсус статуэтканы һәм сертификатны КФУның икътисадый һәм стратегик үсеш мәсьәләләре буенча проректоры Марат Сафиуллин алды. […]
