КФУ лицеистлары яшь геологларның кыр олимпиадасы призерлары булдылар
Катнашучылар минералогия, палеонтология, гидрология һәм радиометрия буенча белемнәрен сынады. Яшь геологларның VIII Республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды. Казан федераль университеты IT-лицееның «Ферсман»командасы мактаулы икенче урынга ия булды. Атна дәвамында Татарстан, Пермь крае һәм Кырым Республикасыннан, шулай ук Үзбәкстан һәм Казакъстаннан 300 дән артык укучы геологик тематиканың теоретик һәм кыр ярышларында үз күнекмәләрен һәм осталыкларын күрсәтте. […]
