КФУ ректоры Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында (МГИМО) булды
Казан федераль университеты һәм МГИМО хезмәттәшлеге университетара һөнәри юнәлешле академик мобильлек программасы аша гамәлгә ашырыла. Бүген, 16 октябрьдә, Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов делегациясе составында Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтында булды. Мәртәбәле кунакларны югары уку йорты ректоры Анатолий Торкунов кабул итте. Очрашу барышында яклар мәгарифне үстерү һәм илнең әйдәп баручы […]
