КФУ студентлары «Яшь дипломатлар» конкурсында җиңүче булдылар
Халыкара мөнәсәбәтләр институты командалары барлык өч призлы урынны да алды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты студентлары «Яшь дипломатлар/Youth Ambassadors» республика конкурсында җиңүче булдылар, ул Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә Яшьләр дипломатиясе академиясе тарафыннан үткәрелде. Конкурста “Триумвират” командасы (Дарья Бирюкова, Виктория Валюк, Рәмиз Зыязетдинов, Нәзилә Шәрипова) җиңү яулады, ул чит илдә халыкара яшьләр чарасында […]
