КФУ студентлары Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә ия булды

Альма-матерның биш укучысы акчалата бүләк алачак. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе студентлары Саҗидә Сөләйманова исемендәге XVI әдәби премия стипендиясенә лаек булды. Тантаналы бүләкләү чарасы Әлмәт татар дәүләт драма театрында узды. Чарада төп һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды. Казан университетының биш студенты Ләйлә Алембикова, Ильяс […]

КФУ катнашында «Ана теле» сөйләм клубы очрашуы узачак

Дәрес 3нче октябрьдә Татарстанның Милли китапханәсендә оештырыла. Казан федераль университеты «Ана теле» онлайн-мәктәбе үзәге укытучылары сөйләм клубының беренче дәресен уздырачак. Чара 3нче октябрьдә, 15.30да, Татарстанның Милли китапханәсендә үтәчәк. «Дәрес татар теленә кызыксыну уяту, телне өйрәнү мөмкинлекләрен күрсәтү уңаеннан уздырыла. Мондый чараларны үткәрү укучыларның сөйләм телен практикада яхшыртырга ярдәм итә», – дип аңлатты «Ана теле» онлайн-мәктәбе […]

КФУ студенты Бөтенроссия студентлар форумында грантка ия булды

«Академия телеведущих «ИдИговори» проекты Екатерина Лазаревага җиңү алып килде.  Казан федераль университеты студенты Екатерина Лазарева Бөтенроссия студентлар форумы кысаларында узган яшьләр инициативалары конкурсының грантына ия булды. Конкурс «Студентлар инициативалары», «Яшьләр медиалары», «Иҗади яшьләр инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләр мохитендә тискәре күренешләр профилактикасы һәм милләтара бәйләнеш», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту» номинацияләре буенча уздырылды. Әлеге конкурска студентлар барлыгы 50гә […]

КФУ студентлары татарча YouTube ясаган

Алар «Tatar. Бу Хакатон» конкурсының призерлары дип табылган. Казан федераль университеты студентлары Урал Озбаян һәм Райнур Хәсәнов Рәис Бохараев истәлегенә багышланган «Tatar. Бу Хакатон» конкурсында катнашкан. Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты укучылары уникаль проект – TatTube татар телле видеоплатформа уйлап тапкан. Алар икенче урын яулаган. 100 мең сум күләмендәге бүләкне алар тагын бер команда […]

КФУ студенты Төркиядә халыкара турнирда көмеш медаль яулады

Ханмөхәммәт Рамазанов Европа чемпионатына барачак. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының икенче курс студенты Ханмөхәммәт Рамазанов WT President’s Cup Europe тхэквандо буенча халыкара рейтинглы турнирда көмеш медаль яулады. Ул 68 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында чыгыш ясый. «Көмеш медаль яулау миңа җиңел генә бирелмәде. Бу рейтинглы турнир иде, һәм миңа, ел ахырында уза торган […]

КФУ студентлары Кырым, Якутия һәм Арктикага ярдәм күрсәткән

Булачак табиблар, Татарстанның ирекле булышчылары командасында эшләп, Енисей елгасы яр буе зоналарын чистартуда һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының ике студенты «Молодежка ОНФ» Татарстан Республикасы волонтерлар командасы составында Россия территориясендәге гадәттән тыш хәлләрне бетерүдә катнашкан, шулай ук Арктиканы металл калдыкларыннан чистартырга ярдәм иткән. Алтынчы курс укучысы Никита […]

КФУда «IТ-диктант» узды

Анда 100дән артык кеше катнашты. Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм исәпләү системалары институты хезмәткәрләре һәм студентлары «IT-диктант» Мәгълүмати технологияләр буенча бөтенроссия диктантын язды. Чара 13 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Программистлар көненә багышланды. «IТ-диктант» – төрле авырлыктагы тест биремнәре җыелмасы. Аларның кайберләре компьютер техникасы һәм интернет-ресурслар белән эшләү күнекмәләрен куллануны күз алдында тотса, икенчеләре – […]

КФУ укытучысы Владимир Потанин фондының грантына ия булды

Рамил Сафин Киото университетына стажировкага барачак. Казан федераль университеты Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының Интеллектуаль робототехника кафедрасы ассистенты, Интеллектуаль робототехник системалар лабораториясе хезмәткәре Рамил Сафин Владимир Потанин Хәйрия фондының «Академик десант» стипендиаль программасының беренче циклы җиңүчесе дип табылды. Грант күләме – 300 мең сум. Әлеге конкурс төрле өлкә белгечләренең профессиональ мобильлегенә теләктәшлек күрсәтүгә багышланган. […]

КФУ лицеисты информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында җиңүче булды

Ренат Кәримов беренче урынны яулады. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге 8 нче сыйныф укучысы Ренат Кәримов Россия җыелма командасы составында информатика буенча V Европа юниорлар олимпиадасында җиңүче булды. Лицеист беренче урынны алды һәм алтын медальгә лаек булды. Ярышлар 24-27 августта дистанцион форматта узды. Россия укучылары дүрт алтын медаль отты. Барлык командалар арасыннан Россия 1 […]

Казан университетында «Засушенному – верить» күргәзмәсе ачыла

Экспозициядә шагыйрь Хәсән Туфан, репрессияләнгән университет галимнәре, Раифа монастыренда ОГПУ колонияләре турында тарихлар тәкъдим ителгән. 31 августта 16.00 сәгатьтә Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда К.А. Тимирязев исемендәге Дәүләт биология музееның «Засушенному – верить» күчмә күргәзмәсен ачу була. Күргәзмә архив документларын, фәнни тикшеренүләрне һәм театр сценографиясен берләштерә. Репрессия һәм гаделсезлек шартларына эләккән кешеләр турында көтелмәгән […]