
Казан университетында квант фәне һәм технологияләре атналыгы башланды
Программада: галимнәрдән лекцияләр, люминесценция, лазер һәм фторидлар белән мастер-класслар, кубитлар белән экспериментлар, лабораториядә экскурсияләр. Казан федераль университетының Физика институтында Quantum Week – 2025 квант фәне һәм технологияләре атналыгы башланды. 14 апрельдән 18 апрельгә кадәр биредә Халыкара квант технологияләре елы кысаларында чаралар узачак. Аңа КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский старт бирде. “Берләшкән Милләтләр […]