КФУ галимнәре Татарстанда беренче тапкыр яшел яфраклы төн миләүшәсе орхидеясен таптылар
Гомуми экология кафедрасы профессоры Марина Фәрдиева Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертеләчәк сирәк үсемлекне урманда ничек белергә икәнлеге турында сөйләде. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының гомуми экология кафедрасы хезмәткәрләре ТР Лаеш районында орхидиянең яңа төрен таптылар. “Яшел яфраклы төн миләүшәсе орхидеясе, яки рlatanthera chlorantha элегрәк Татарстан Республикасы территориясендә күренмәгән (КФУ гербариенда мәгълүматлар юк). […]
