КФУ доценты булачак фандрайзерлар өчен онлайн-курс эшләтеп җибәрде

“Профгид “магистрант-фандрайзер” курсы социаль, технологик һәм фәнни проектларга финанслар җәлеп итәргә теләүчеләргә файдалы булачак. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының җитештерү икътисады кафедрасы доценты Елена Рыбкина «Профгид «магистрант-фандрайзер» онлайн-курсын эшләтеп җибәрде. Бу проектка акча эзләүчеләр өчен бушлай курс. Ниятне тормышка ашыру Владимир Потанин хәйрия фондының магистратура укытучылары өчен 2021 елгы грант конкурсында җиңү нәтиҗәсендә […]

КФУда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү штабы ачылды

Кирәкле әйберләр “УНИКС”та эш көннәрендә, 9.00 – 18.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Казан федераль университетында хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү штабы ачылды. Азык-төлек товарларын, медикаментларны һәм башка кирәк-яракларны җыю «УНИКС»та (ПрофессорНужин ур., 2) үткәрелә. Штаб #МЫВМЕСТЕ бөтенроссия акциясе һәм «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика үзара ярдәм итү хәрәкәте кысаларында «КФУ – игелекле кешеләр планетасы» […]

КФУның IT-лицеенда аналоглары булмаган махсус робототехника лабораториясе ачылды

Өлкән сыйныф укучылары уку елы ахырына кадәр пилотсыз дирижабль һәм планетоход прототиплары булдырачак. КФУның лицеенда  исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре (ИВМиИТ) институты белән берлектә оештырылган махсус робототехника лабораториясе ачылды. КФУның медиакоммуникацияләр үзәгенә ИВМиИТ директоры, шулай ук югары уку йортының цифрлы трансформацияләр үзәген җитәкләүче Дмитрий Чикрин  сөйләгәнчә, лаборатория эшчәнлеге махсус робототехник платформаларны эшләүгә юнәлдерелгән. Аерым алганда, хәзерге […]

КФУда «Красная линия. Маршрут построен» күргәзмәсе ачылды

Ул Дизайн һәм пространство сәнгате институты (ИДиПИ) икенче курс студентлары тарафыннан шәһәр юлларын тикшерүгә багышланган.   Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский музеенда «Кызыл линия. Маршрут төзелгән” күргәзмәсе ачылышы булды.  Ул КФУның Дизайн һәм пространство сәнгате институтының икенче курс студентлары тарафыннан үз укытучылары һәм рәссамнары, “Замороженная Конина” арт-төркеме вәкилләре Катерина Конюхова һәм Анастасия Морозова белән берлектә […]

КФУ аспиранты яшь галимнәр конкурсы лауреаты булды

Ул International Conference on Advanced Laser Technologies конференциясе кысаларында узды. Мәскәүдә инновацион лазер технологияләренә һәм аларның югары технологияле сәнәгать кушымталарына багышланган International Conference on Advanced Laser Technologies (ALT’22) халыкара конференциясе узды. Казан федераль университеты Физика институтының оптика һәм нанофотоника кафедрасы аспиранткасы Елена Черных чара кысаларында үткәрелә торган яшь галимнәр конкурсы лауреаты булды. Аның доклады термоплазма […]

КФУ студентлары экология квест-уенында катнашты

Изумрудное күлендә чүп-чар җыю һәм сортировкалау буенча команда ярышлары узды.   Изумрудное күлендә, Юдино бистәсендә “Яшел Россия” Бөтенроссия экология өмәсе һәм “Россия суы” бөтенроссия акциясе кысаларында яр буе территориясен чистарту буенча акция узды. Казан федераль университетыннан «Чиста уеннар» квест-уен форматында узган әлеге акциядә 8 командага берләшкән 32 активист катнашты. Акцияне Татарстан Республикасының “Чиста булачак” төбәк […]

КФУда «Кризисное консультирование» квалификация күтәрү курслары башланды

Уку елы дәвамында аны вузның 1000нән артык вәкиле узачак.   Казан федераль университетында «Кризисное консультирование»»квалификация күтәрү программасы буенча укулар башланды. Курсларны беренчеләрдән булып Казан университетының Психология клиникасы хезмәткәрләре һәм волонтерлары, Яшьләр сәясәте департаментының медик-профилактик эшне һәм психологик ярдәмне оештыру бүлеге психологлары, шулай ук КФУның Чаллы һәм Алабуга институтлары психологлары узачак. «Бу кадрлар әзерләү генә түгел. […]

КФУ эксперты Петербург газ форумында катнаша

Юридик факультет доценты Ольга Чепарина нефть-газ компаниясендә комплаенс-менеджерларның һөнәри үсеше турында конференциядә спикер булды.   13-16 сентябрьдә «Экспофорум»да, Казан федераль университеты катнашында, XI Петербург халыкара газ форумы уза. Ул нефть-газ тармагының конгресс-күргәзмә проектлары календареның төп вакыйгаларының берсе. ПМГФ-2022 эшлекле программасында 20 тематик юнәлеш. Программа геологик разведкадан алып, транспортлау, куллану һәм эшкәртүгә кадәр тармакның барлык юнәлешләрен […]

Индонезиядән килеп укучы КФУ магистранты Рус георграфик җәмгыятенең халыкара стажировкасында катнашты

Росмариани Маналу Алтай Республикасында булды. Казан федераль университетының идарә, икътисад һәм финанслар институты магистранты, “Туризм” белгечлеге буенча белем алучы Росмариани Маналу Алтай Республикасында барган Рус географик җәмгыятенең (РГО) халыкара стажировкасында катнашучы булды. Проект Россия һәм чит ил яшьләре арасында география, экология һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтелгән һәм РГО грантлары ярдәмендә уза. Аны оештыручы – […]

Каһирә, Әнкара һәм Тәһранда КФУ абитуриентлары өчен курслар башлана

Казан университетына укырга керү өчен аларны КФУда квалификация күтәрү программалары узган укытучылар әзерләячәк. Мисырдан, Төркиядән һәм Ираннан чит ил абитуриентлары, үз илләреннән китмичә, Казан федераль университетына укырга керергә әзерләнү мөмкинлеге алачак. Агымдагы уку елыннан КФУның әзерлек факультеты рус теле һәм башка гомумбелем бирү предметлары буенча махсус программалар башлап җибәрә. Беренче тапкыр мондый практика узган елда […]