КФУ ректоры «Сибур Холдинг» ГАҖ вәкилләре белән очрашты

Фәнни-технологик һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Бүген Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин ТР СИБУР-ТР генераль директоры Алексей Никифоров җитәкчелегендәге «Сибур Холдинг» ГАҖ делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук нефть-газ технологияләре, табигатьтән файдалану һәм җир турындагы фәннәр юнәлешләре буенча проректор Данис Нургалиев, мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Екатерина Турилова, цифрлы трансформация һәм инновацион […]

КФУ студентларына Skillboxның белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр

Беренче офлайн-мәктәпләрнең берсе Казанда ачылды. Казан федераль университетында “Ачык җәмгыять” циклы кысаларында Россия онлайн-мәгариф базары лидерларының берсе булган Skillboxның белем бирү мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. «Skillbox EdTech-платформасының уникальлеге нәрсәдә: ни өчен мәгариф онлайн-продуктларына ихтыяҗ арта» лекциясе белән Skillbox бизнесны үстерү буенча оештыручыларның берсе һәм директор Сергей Попков таныштырды. Әгәр 2017 елда, проект башланганда, Skillbox 15 кешедән торган һәм зур […]

Яшь галимнәр конгрессында КФУ студенткасы доклады иң яхшы доклад дип танылды

Ул буктрейлерлар аша балаларда ватанпәрвәрлекне һәм гражданлыклыкны тәрбияләүгә багышланган. Санкт-Петербургта ИТМО Илкүләм тикшеренү университетында 3-6 апрельдә Халыкара яшь галимнәр конгрессы узды. Анда Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының 1 курс студенты Василиса Красикова катнашты. Конгресс Россиянең һәм чит илләрнең югары уку йортларыннан меңләгән яшь галимнәрне җыйды. Катнашучылар арасын студентлар, магистрлар, аспирантлар. Алар билгеле бер […]

КФУ студентларының Җиңү маршында 1 меңнән артык кеше катнашачак

Беренче йөреш Бөек Җиңүнең 70 еллыгында, 2015 елда булды. 28 апрельдә Казан федераль университетының төп бинасы ишегалдында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Студентлар маршы узачак. Анда 1 меңнән артык кеше катнашачак. «Җиңү маршы – Казан университеты студентлары өчен һәрвакыт мөһим чара булды. Аның хәзерге вакытта кыйммәте күп тапкырлар үсте. Яшь буынга чын тарихны, […]

КФУ студентлары KazanForum-2023 волонтерлары булырга мөмкин

Бүген Халыкара мөнәсәбәтләр институты (ИМО) мәйданчыгында чараны тәкъдир итү, кандидатлар белән әңгәмә узды. 18-19 майда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумы узачак. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында KazanForum-2023 волонтерлык программасын тәкъдир итү булды. Студентлар белән очрашуда Тышкы элемтәләр департаменты директоры Ольга Вершинина, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара эшчәнлек буенча  директор урынбасары Альбина […]

КФУ ректоры Чаллы институты коллективына яңа директорны тәкъдим итте

Тантана бүген, 6 апрельдә, КФУның Инжиниринг үзәгендә узды. Казан федераль университеты ректоры эш визиты белән Чаллыда. Ленар Сафин КФУның Яр Чаллы филиалында булды, ул анда  рәсми рәвештә коллективка институтның яңа директорын  тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, бу вазыйфага КФУның алдынгы “Кибер Авто Тех” инженер мәктәбенең фәнни җитәкчеләренең берсе, техник фәннәр докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе Георгий […]

КФУ һәм Россия Язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Якларның үзара хезмәттәшлеге мәгариф, мәдәни һәм иҗат эшчәнлеге өлкәсендә гамәлгә ашырылачак. Казан федераль университеты һәм Россия Язучылар һәм нәширләр берлекләре ассоциациясе (АСПИР) хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документка КФУ ректоры Ленар Сафин һәм АСПИР рәисе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Шаргунов кул куйды. Яклар мәгариф, мәдәни һәм иҗади эшчәнлек өлкәсендә […]

Росмолодежь грантлар конкурсының 1 сезоны башланды

Уникаль проектны тормышка ашыруга 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин. Росмолодежь физик затлар өчен грант конкурсының 1 сезонын башлап җибәрде. Анда Казан федераль университеты студентлары һәм яшь белгечләре катнаша ала.  Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала. Уникаль проектны тормышка ашыруга 1 млн сумга кадәр финанс ярдәме алырга мөмкин. […]

“Мизгел” студентлар театры “Әниләр һәм бәбиләр” премьерасын тәкъдим итте

Спектакль Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча куелган.   Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Мизгел” студентлар театры Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча премьера тәкъдим итте.  Пьеса нигезендә бала тудыру бүлегенең бер палатасында калган хатын-кызлар язмышы ята. Әсәрдә дүрт төп герой: яңа гына 12 нче баласын тапкан 45 яшьлек Гөлфинә, […]

КФУны тәмамлаучының соравы «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында җиңде

Ул шулай ук иң яхшы сорау дип табылды.  Беренче каналда бара торган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенының язгы сериясе беренче уенында клубның күп белүчеләр командасы (капитаны Денис Элькис) Казан федераль университетының Физика институтын тәмамлаган Илиза Рамазанова биргән сорауга җавап таба алмады. Кызның бер вуз янында урнаштырылган троян аты турындагы соравы иң яхшысы дип табылды. Шуңа күрә […]