«НАУКА крупным планом»: Казан елга портында КФУ күргәзмәсе ачылды
Анда Татарстан башкаласы кунаклары югары уку йорты галимнәре эшләнмәләре белән таныша ала. Казан елга портында Казан федераль университеты галимнәренең тикшеренүләре турында «НАУКА крупным планом» фәнни-популяр күргәзмәсе ачылды. Ул «Приоритет-2030» академик һәм стратегик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Стендларда Казан университеты вәкилләре эшләнмәләре тәкъдим ителгән. Урнаштырылган фотосурәтләр: гаҗәеп кристаллар, микросуүсемнәр, кәүсә күзәнәкләре һәм башкалар фән […]
