
КФУ студентлары – «Мин – профессионал» олимпиадасы медалистлары
Йомгаклау этабында Казан университетының 241 студенты катнашты. «Россия – мөмкинлекләр иле» президент платформасының флагман проекты – «Мин – профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының VI сезонына йомгак ясалды. Казан федераль университеты студентлары җиде медаль яулады, 18 студент җиңүче дип танылды, 29ы – абруйлы ярыш призерлары. Йомгаклау этабында барлыгы 241 студент катнашты. 2022/2023 уку елында олимпиадада катнашуга рекордлы санда […]