КФУ ректоры Ленар Сафин «Газпром нефть» вәкилләре белән очрашты

Яклар нефть-газ тармагы өчен махсуслаштырылган химия өлкәсендә уртак эш турында килештеләр. Казан федераль университетында «Газпром нефть» делегациясе булды. Визит кысаларында компания вәкилләре КФУ ректоры Ленар Сафин белән очрашты. Яклар нефть-газ тармагы өчен махсуслаштырылган химия өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, уртак эшнең төп максаты – махсуслаштырылган химиянең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм аны куллануга чыгымнарны […]

КФУда грипптан вакцинация башланды

18 октябрьгә кадәр университетның төп бинасында прививка ясатырга мөмкин. Казан федераль университетында студентларны һәм хезмәткәрләрне грипптан бушлай вакцинацияләү башланды. Көн саен 18 октябрьгә кадәр 9-13 сәгатькә кадәр КФУ Университет клиникасының күчмә бригадасы югары уку йортының төп бинасында иммунизация оештырачак. Вакцинация “Совигрипп” гриппка каршы вакцинасы белән тормышка ашырыла. Грипп – ул йогышлы авыру, аның белән теләсә […]

Ленар Сафин Мисырдагы КФУ филиалы инфраструктурасын карады

Визит барышында Казан университеты ректоры Филиал студентлары һәм укытучылары белән очрашты. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы студентларга вуз җитәкчесе истәлекле бүләкләр тапшырды.   Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафин эш визиты белән Мисыр Гарәп Республикасы башкаласында. Кичә югары уку йорты делегациясе тантаналы шартларда Каһирәдәге КФУ филиалында яңа уку елына старт бирде. Бүген университет […]

КФУ эксперты уңышка һәм озак яшәүгә тынычлык ничек йогынты ясый икәнен аңлатты

Бүген Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл булуы дөресме? Күңел халәте уңышка һәм озак яшәүгә ничек йогынты ясый? Шомланудан антистресс-уенчыклар коткарачакмы? Психик сәламәтлек рецепты белән Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм клиник психологиясе кафедрасы доценты Анна Лаврентьева уртаклашты. Авырулар еш кына психик киеренкелек сәбәпле килеп чыга, […]

“Яңгыр яварга җыена бугай”: КФУда ышанычлы кулчатырны ничек сайларга икәнен сөйләделәр.

Өстенлекне синтетик полимер материалларга бирергә кирәк. Татарстан халкын иртәгәдән һава торышының кискен үзгәрүе – яңгырлар һәм көчле җил көтә. Кулчатырның тиз ватылучан механизмы булган кигиләре җилдә сына, юеш үткәрүчән тукыма – мондый җитешсезлекләр белән, мөгаен, көзге коеп яуган яңгырда һәркем очраша торгандыр. Аксессуарны сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Казан федераль университеты эксперты үз киңәшләрен бирде.   Полимер […]

КФУда грипп һәм салкын тиюне ничек тиз арада җиңәргә икәне турында сөйләделәр

Эксперт шулай ук ни өчен элек тамак авыртуны туңдырма белән дәвалаганнарын аңлатты. Көз көне гадәттәгечә кайбер хроник авырулар кискенләшә, салкын тию һәм вируслы авырулар ешая, депрессия була. Ни өчен салкын тигәндә бал салынган сөттән тыелып торырга, “бәрәңге парын сулау” файдалы булырмы һәм үзеңне яхшырак хис итәргә нәрсә ярдәм итәчәк? Казан федераль университетының Университет клиникасы табиб-оториноларингологы […]

КФУда Химия институтының 95 еллыгын билгеләп үттеләр

Тантаналы утырышта Казан университетында рутений ачылуның 180 еллыгына багышланган лекция укылды. Казан федераль университетында А.М. Бутлеров исемендәге Химия институты Гыйльми советының тантаналы утырышы узды. Ул институтның 95 еллыгына багышланган иде. Анда КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова, КФУның комплекслы иминлек буенча проректоры Ришат Гузейров, А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты (ИОФХ) җитәкчесе […]

КФУ укытучысы госпитальдә яралыларны карау өчен отпуск ала

Волонтер Ирина Сырова МХО сугышчыларына ярдәм итә. Казан федераль университетының Физик тәрбия һәм спорт кафедрасы өлкән укытучысы Ирина Сырова йөрәк кушуы буенча Ростов-на-Дону хәрби госпиталендә  волонтер сыйфатында эшли. Ирина Николаевна августта отпуск вакытында яралыларны  карады. Якын арада физик тәрбия укытучысы яңадан бу госпитальгә китәргә планлаштыра, моның өчен үз исәбенә отпуск ала. “Мин Казанда Мәскәү патриархиясе […]

КФУда яшәү һәм бәхет өчен кояш җитмәве ничек тәэсир итүен аңлаттылар

Көн кыскара, ә төн озыная һәм бу 21 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Көн белән төннең озынлыгы бер-берсенә тигез булган мизгел – 22 сентябрь көнне Мәскәү вакыты буенча 15 сәгать 43 минутта булды. Шуннан соң  Җирнең Төньяк ярымшарында төн озыная, ә көн кыскара. Казан федераль университеты сомнологыннан һәм психологыннан көннең яңа режимына ничек җайлашырга һәм ни […]

КФУда “БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог” узды

Чараны оештыручылар арасында  Казан университеты да бар. Казан федераль университетында «БРИКС илләре цивилизацияләре арасында диалог» чаралары сериясе узды. Вакыйга гуманистик алмашу көчен туплауга, союзның иң яхшы киләчәген төзүгә багышланган иде. Моннан тыш, форум кысаларында Чжэцзян университетыннан (КХР) “Гасырлар аша Бөек Кытай рәсем сәнгате сериясе” китабын тәкъдир итү булды. Чараны үткәрүне Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советының […]