КФУ орнитологы: «Татарстанга яз хәбәрләре – кара каргалар кайтты»
Беренчеләрдән булып, шулай ук тургайлар һәм кызылтүшләр дә килгән. «Яз хәбәрчеләре»нең килүе һәм миграциясе турында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, Россия Кошлар сагы берлегенең Казан бүлеге рәисе Илгизәр Рәхимов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, кошларны кайту вакытын билгеләүче төп факторлар – һаваның уңай температурасы һәм җитәрлек […]
