
КФУда узган конференциядә Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре турында фикер алыштылар
Анда мәгариф учреждениеләре, хокук саклау структуралары, хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Казан федераль университетында «Яшьләрнең деструктив тәртибен профилактикалау ысулы буларак традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләре» дигән Бөтенроссия конференциясе узды. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада хакимият, мәгариф учреждениеләре, террорчылыкка каршы комиссияләр, хокук саклау структуралары, илнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты. Сәламләү сүзләре белән КФУның комплекслы иминлек буенча […]