Казан университетында Смит-Лемли-Опиц синдромын дәвалау өчен ген препараты булдырачаклар
Этиотроп, ягъни авыруның беренче сәбәбен бетерә торган, бүгенге көндә булмаган терапия алымы тәкъдим ителә. Казан федераль университетында сирәк нәселдәнлек авыруын – Смит–Лемли–Опиц синдромын дәвалау өчен ген препаратын эшләү белән шөгыльләнәчәкләр. Проект авторы – Фундаменталь медицина һәм биология институтының (ИФМиБ) 2 нче курс магистранты, «OpenLab ген һәм күзәнәк технологияләре» фәнни-тикшеренү лабораториясе лаборант-тикшеренүчесе Данил Галләмов “Студентлар стартабы” […]
