КФУда COVID-19 антитәнчекләренә тест-системаның пилот производствосы башлана
Көзгә алар ирекле сатуга чыгарга тиеш. Казан федераль университеты “ДНК фәнни-тикшеренү үзәге” Автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә коронавирус инфекциясенә диагностика ясау өчен тест-таякчыкларын эшләү проектын гамәлгә ашыра. “Хәзер без җиһазлар урнаштыруны тәмамлап киләбез, пилот производствосын эшләтеп җибәрәбез, 2 атна дәвамында сәнәгать җитештерүенә чыгарга өметләнәбез. Әмма аннары теркәү таныклыгын алу өчен 2 ай кирәк булачак. […]
