КФУда Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның роле турында фикер алыштылар
Фәнни-гамәли конференция ТАССРның йөз еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды. Бүген “онлайн” режимда ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Россия дәүләтчелеген төзүдә һәм үстерүдә Татарстанның урыны һәм роле: тарих һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе булды. Аны Казан федераль университеты оештырды. Конференция КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов катнашында узды. Конференциянең модераторлары: Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты директоры Михаил Щелкунов, […]
