БДИда 100 балл җыйган 170 абитуриент Казан университетына гариза тапшырган
Алтысы ике фән буенча югары баллга ия. Казан федераль университетында абитуриентлардан тәүлеккә уртача гаризалар бирүнең артуы күзәтелә. Бу хакта Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Олег Бодров хәбәр итте. 30 июльгә 21572 кеше 45000 гариза тапшырган. “Августның беренче яртысында абитуриентларның күпләп килүе көтелә. Бүген 5330 бюджет урынына 27800 гариза бар», – ди Олег Бодров. […]
