Анатолий Карпов: «Казан университетында булу – зур дәрәҗә»

Танылган шахматчы Казан университетында булды. Казан федераль университетында совет һәм Россия шахматчысы һәм сәясәтчесе, шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, халыкара гроссмейстер, атказанган спорт мастеры Анатолий Карпов булды. Танылган шахматчы Н.И. Лобачевский музеенда, шулай ук КФУның Тарих музеенда булды. Аны Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эше буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Казан университетының беренче проректоры Рияз […]

КФУның иң өлкән абитуриентына – 63 яшь

Ул Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтын сайлаган.  11 август мәгълүматларына караганда, Казан федераль университетына 71154 гариза тапшырылган. Бу хакта КФУның Медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан университетының кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр итте. Бүгенгә Казан федераль университетына 71154 гариза тапшырылган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 1187 гә кимрәк. “Бердәм дәүләт имтиханнарын […]

КФУ профессоры “Википедия”нең рус версиясендә рекорд куйды

Халыкара мөнәсәбәтләр институты профессорының ирекле энциклопедиядә урнаштырылган йөз мәкаләсе “Сайланма” статусын алды. Шушы көннәрдә Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының алтаистика һәм китай теле кафедрасы профессоры Дмитрий Мартыновның йөзенче мәкаләсенә “Сайланма” статусы бирелде. Ул Кытай цивилизациясенә кагылышлы тарихи фикерне өйрәнүгә багышланган. “Википедия” ирекле энциклопедиясе – һәркем яза ала торган сайт дип санала. Һәркем инде бастырылган […]

В.В. Марковников исемендәге Халыкара премия гамәлгә куелды

Бу идея Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров тарафыннан хупланды. Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә органик химия өлкәсенә зур өлеш кертүчеләр өчен В.В.Марковников исемендәге Халыкара премия гамәлгә куелды. Премия Татарстанда химия фәнен алга таба үстерү, галимнәрне органик химия өлкәсендә күренекле фәнни хезмәтләр, уйлап табулар һәм ачышлар өчен бүләкләү һәм күренекле рус химигы исемен мәңгеләштерү максатларында […]

КФУ галимнәренең тырышлыгы белән “Яңган-Тау” геопаркы ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә керде

Башкорт геопаркының Мәчетле киселеше казан геологларының төп өйрәнү объекты булды. Бүген Россиядә ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән 11 табигый феномен бар. 2020 елның июлендә аңа тагын берсе өстәлде – “Янган-Тау” башкорт геопаркы. Бу безнең илдә дөнья статусы алган беренче геопарк. Объектны өйрәнү буенча җентекле эштә Казан федераль университеты галимнәре катнашты. Геопарк – ачык һавадагы […]

КФУ галимнәре Марьино күлен экотернәкләндерде

Фәнни якын килү күл төбен калдыклардан чистартырга, аэрация системасын урнаштырырга мөмкинлек биргән. Казанда экотернәкләндерү һәм төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң Марьино күлен ачтылар. Сулыкны тикшерүдә  Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Табигатьне төзекләндерү һәм судан файдалану кафедрасы мөдире Нәфисә Минһаҗева җитәкчелегендәге Казан федераль университеты галимнәре актив катнашты. Күлне төзекләндерү инициативасы 2018 елда тәкъдим ителде. Шул вакытта Казан […]

КФУ абитуриентлары документларын офлайн тапшыра ала

Электрон форматта гариза бирүдә кыенлыклар белән очрашучы абитуриентлар кабул итү комиссиясенә шәхсән килергә мөмкин. Быел Россиянең барлык югары уку йортлары абитуриентлардан гаризаларны онлайн режимда  кабул итә. Казан федераль университетында кабул итү комиссиясе дистанцион форматта үз эшен 20 июньдә башлады – документлар “Студент булачакмын” социаль-мәгариф челтәре аша кабул ителә. Хәзер абитуриентларның документларын офлайн тапшыру мөмкинлеге дә […]

КФУга өстәмә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде

Шул рәвешле, университетта федераль бюджет хисабына 5510 бюджет урыны булдырылды.  2020/2021 уку елына Казан федераль университетына кабул итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы боерык нигезендә өстәмә рәвештә 180 бюджет урыны бүлеп бирелде. КФУда киләсе уку елында барлыгы 5510 бюджет урыны каралган. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларга әзерлекнең белгечлекләре һәм юнәлешләре буенча кабул итүнең […]

КФУ студентлары «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын тулыландыруда катнаша

Җәйге практика вакытында алар электрон базага 5000 археологик һәйкәл турында мәгълүмат кертәчәкләр. Казан федераль университеты белгечләре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә «Татарстан һәм татар халкының мәдәни мирасы» порталын эшләделәр. Татарстанның археологик һәйкәлләре турындагы мәгълүматлар системага кертелгәнлектән, быел эш географиясе Идел буе төбәкләрен колачлый. Система археологик һәм архитектура һәйкәлләре, торак пунктлар һәм персоналияләр турында мәдәни […]

КФУ биологы дару үләннәрен ничек дөрес җыярга кирәклеге турында сөйләде

Казан университетында Татарстандагы кыргый үсемлекләренең шифалы үзлекләре тикшерелә. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының үсемлек ботаникасы һәм физиологиясе кафедрасы доценты Нина Прохоренко дару үсемлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә, аларның популяциясе структурасын, Татарстан Республикасы территориясендә таралуын тикшерә. Галим кайчан, кайсы дару үләннәрен җыярга һәм аларны ничек дөрес кулланырга икәнен аңлатты. Үсемлекләр күптәннән төрле авыруларны профилактикалау […]