КФУның ике студенты ТР Фәннәр академиясе стипендиясе белән бүләкләнде

Ул быелның икенче семестрында ай саен 2300 сум күләмендә килеп барачак. Казан федераль университеты студентлары Лилия Нәбиева һәм Яна Солунова Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе стипендияләрен алуга конкурста җиңүчеләр булдылар. Ул талантлы яшьләрне фән өлкәсенә җәлеп итү һәм студентлар башкара торган мөһим фәнни һәм инновацион әһәмияткә ия фәнни тикшеренүләр, техник эшләнмәләрне стимуллаштыру максатыннан уздырыла. ТР Фәннәр […]

КФУда астрономия объектларын ЮНЕСКО исемлегенә кертү эше дәвам итә

Обсерваторияләр номинациясендә фәнни нигезләү үз эченә 100 гә якын битне ала. В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә фәнни семинар узды. Анда университет обсерваторияләренең ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенция таләпләренә туры килүе каралды. Татарстанда астрономик мирас буенча ЮНЕСКОның стратегик инициативасы кысаларында КФУның астрономик обсерваторияләре турында номинацион материаллар әзерләү эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 2020 […]

КФУ орнитологы: «Быел Казанда 2000 чамасы карга кышлады»

Күзәтүләргә караганда, кышлаучы кошлар арасында Казаннан гына түгел, Ижау, Пермь яки Кировтан килгән каргалар да булырга мөмкин. КФУның биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов антропоген ландшафтларда кышлаучы һәм очып китүче кошлар турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан федераль университеты белгечләре апрельнең нинди булачагы турында хәбәр иттеләр. Һайваннар дөньясының һава торышына үзгәрешләренә реакциясе […]

КФУ магистранты астрономия буенча татар телендә атлас төзи

Фәнни-популяр китап күренекле астрофизик, Казан университетының мактаулы профессоры Рәшит Сөнәев белән хезмәттәшлектә әзерләнә. Казан федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтының икенче курс магистры, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал Мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) директоры Айдар Шәйхин “Татар телендә балалар өчен астрономия буенча атлас” фәнни-популяр проекты турында сөйләде. “Татар телендә белем бирүче […]

КФУ татарлар тарихы буенча телевизион олимпиада үткәрә

Җиңүчеләр Казан университетына максатчан урыннарга укырга керә алачак. Казан федераль университеты 9-10 сыйныф укучылары өчен татар халкы тарихы буенча телевизион олимпиада уздыру инициативасы белән чыкты. Проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Фәннәр академиясе тарафыннан хупланды. Интеллектуаль ярыш яшьләрне Татарстан һәм татар халкы тарихына, мәдәниятенә җәлеп итүне күздә тота. Олимпиадада җиңүчеләр КФУга татар тарихы  һәм тюркология белән […]

КФУның яшь астрономнары журнал геройлары булды

AVENUE VIP журналының язгы номеры космоска һәм Космонавтика көненә багышланган. Казан федераль университеты аспирантлары AVENUE VIP журналы геройлары булды. Басманың язгы номеры космоска һәм Космонавтика көненә багышланган – 12 апрельдә беренче кешенең (Юрий Гагарин) космик киңлеккә җибәрелүенә 60 ел тула. Әлеге номер космоска багышланганга, журналда аерым алганда, астрономия кафедрасы, Казан университетының беренче обсерваториясе һәм астрономик […]

КФУда финанс грамоталыгы буенча Бөтенроссия олимпиадасы финалы узды

Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты. Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтында финанс белеме, финанс базары һәм финанс хезмәтләре кулланучылар хокукларын яклау буенча өлкән сыйныф укучылары өчен Финатлон XVI Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. “Быелдан башлап КФУ Россия мәктәп укучылары олимпиадалары советы исемлегендәге һәм ил вузларына ташламалы керү […]

КФУ фармакологы: «Витаминнарның җитешмәвен баланслы туклану белән тулыландыру яхшырак»

Татьяна Абакумова витаминнарны ничек дөрес кулланырга икәнен сөйләде. Витаминнар организм өчен бик кирәк, әмма аларның ничек тәэсир итүен һәркем дә белми. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институтының биохимия, биотехнология һәм фармакология кафедрасы доценты, югары категорияле клиника фармакологы Татьяна Абакумова витаминнарга бәйле мифларны һәм шикләрне таратты. Витаминнар – тере организмнарда яшәү өчен әһәмиятле биохимик […]

КФУда абитуриентлар өчен телеграм-бот булдырачаклар

Проектны гамәлгә ашыру белән Исәпләү математикасы һәм мәгълүмат технологияләре институты студентлары мәктәп укучылары командасы белән бергә шөгыльләнәчәк. Казан федераль университетының Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының ике студенты «Сириус. Лето: начни свой проект» проекты остазы булды. Мансур Галимов һәм Данил Батыршин мәктәп укучылары командасы белән бергә КФУ абитуриентларына ярдәмгә килә торган телеграм-бот проектын гамәлгә ашыру […]

КФУда туган телләрне саклау мәсьәләләре буенча эксперт-дискуссия мәйданчыгы булдырылачак

Халыкара мөнәсәбәтләр институтында РФдә тәрҗемә белемен үстерүнең стратегик үзәге бүлеге ачылачак. Халыкара фәнни семинар мәйданчыгында Казан университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты базасында Россиядә Тәрҗемә белемен үстерү стратегик үзәгенең профильле бүлеген ачу мәсьәләсе  каралды. Ул тәрҗемә белемендә яңа тенденцияләргә багышланган иде. Халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университетының  филология факультеты оештырган «Тәрҗемә белемендә яңа […]