Алабуга институтының Фәнни коллаборация йортында информатика буенча Workshop үтте

70 укучы үзләрен 3D-модельләштерү, мехатроника, векторлы графика һәм IT-технологияләрне белүдә сынап карады. Казан университетының Алабуга институты «Камил Әхмәт улы Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты» (ДНК) балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә 8-11 сыйныфларда белем алучы 70 укучы өчен информатика буенча workshop узды. Иң зур активлыкны “Университетская” мәктәбе һәм Алабуганың 9нчы мәктәбе укучылары күрсәткән. Чарада катнашучыларны Алабуга  […]

КФУның Кытай студентлары индивидуаль саклану чараларын алды

Казан шәһәрендә Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы шундый гуманитар ярдәм күрсәткән. Бүген Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы Кытайдан килгән студентларга индивидуаль саклану чараларын таратты. Маскалар, салфеткалар, респираторлар, антисептиклар, дарулар – болар барысы да COVID-19 чорында студентларга ярдәм итү өчен. Агымдагы елның апреленнән башлап Кытай Генераль консуллыгыүз студентларына ярдәм итә. “Пандемия чоры әле тәмамланмаган, шуңа […]

КФУ психологы коронавирус аркасында ничек паникага бирелмәскә икәнен сөйләде

Илдар Абитов курку белән көрәш буенча киңәшләр бирде. Казан федераль университеты Психология һәм мәгариф институтының шәхес психологиясе һәм клиник психология кафедрасы доценты Илдар Абитов коронавирус йоктырырмын дип курку белән ничек көрәшергә икәне турында сөйләде. Яңа коронавирус инфекциясе йоктырудан курку нормаль күренеш. Аның нәрсә белән бәйле булуын тикшерергә, эпидемиологлар киңәшләренә колак салырга кирәк. “Куркуны да кертеп, […]

Студентларны “РеПост” фестивалендә катнашырга чакыралар

Студентлардан медиаэшләр кабул итү 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Казан федераль университеты студентлары “РеПост” Бөтенроссия студентлар медиаэшләре фестивалендә катнаша ала. Конкурс эшләре биш номинация буенча кабул ителә: видео-, радио-, фото-, online-журналистика һәм интерактив медиа. Катнашу өчен гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Фестивальдә катнашучыларга рәсми сайтта теркәлергә һәм иҗади эшләрен җибәрергә кирәк. Финал 27 ноябрьдә […]

КФУда Лев Толстой турында документаль фильм төшерелә

Казанда документаль фильм «Мир» кинотеатрында күрсәтеләчәк. Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Лев Толстойның Казандагы тормышына һәм укуына багышланган документаль фильм төшерелде. Фильмның премьерасы бу елның декабрендә “Ясная Поляна” музей-утарында, бөек рус язучысының туган ягында узачак. КФУда төшерелгән фильм фрагментлары Л.Н.Толстойга университетка укырга керергә ярдәм иткән китапларга багышланган. Фильмның […]

Мексика өстендә шартлаган метеорит Драконида агымының бер өлеше булырга мөмкин

Дәлилләр таләп итә торган факт турында Казан федераль университеты профессоры сөйләде. Юрий Нефедьев ике астрономик вакыйга: Җирнең метеор агымы аша узуы һәм метеорит төшү үзара бәйләнештә булырга мөмкинме икәнен аңлатты. 6 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Җир Дракониданың метеор ташкыны аша хәрәкәт итә. Шул ук вакытта, 6 октябрьдә, Мексика өстендә метеорит шартлады. Бу вакыйгаларның үзара ничек […]

Казан университетында беренче курс студентлары фестиваленә старт бирелде

Коронавирус пандемиясе аркасында фестиваль тамашачылар катнашыннан башка һәм битлек режимын үтәп уза. «Беренче курс студенты көне» фестивале – университетның иҗади тормышында истәлекле вакыйга, ул ел саен Казан федераль университетының иң талантлы һәм артистлык сәләте булган беренче курс студентларын җыя. Фестивальне геология һәм нефть-газ технологияләре институты ачты. Институт студентлары “Акселератор – яшьлеккә билет” концерт программасын әзерләгәннәр. […]

Кытайны өйрәнү буенча халыкара конференция КФУда узачак

Ул КХРның 71 еллыгына һәм Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 71 еллыгына багышланган. «Россия-Кытай: тарих һәм мәдәният» XIII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 8-10 октябрьдә узачак. Конференция программасына күп кенә юнәлешләр керә: кытай тел белеме һәм әдәбияты актуаль мәсьәләләре, кытай телен укыту методикасы һәм мәдәниятара коммуникация, Кытай халыкара мөнәсәбәтләр системасында һәм Россия-Кытай хезмәттәшлеге, РФ һәм […]

КФУ асспиранты “Нефть һәм газ химиясе” конференциясенең яшь галимнәр конкурсында җиңде

Томскта РФА Химия институтының 50 еллыгына багышланган “Нефть һәм газ химиясе” XI Халыкара конференциясе үз эшен тәмамлады. Тикшеренүче үз чыгышында  гидродинамик модельләштерү нигезендә  нефть бирүчәнлекне арттыру методы буларак водород пероксидын куллану потенциалына бәя бирде.  Томскта РФА химия институтының 50 еллыгына багышланган “Нефть һәм газ химиясе” XI Халыкара конференциясе үз эшен тәмамлады. Конференциядә пленар һәм төп докладлар […]

КФУда В.Бехтерев мирасы турында фикер алыштылар

Казан университетында «В.М.Бехтерев һәм заманча шәхес психологиясе» VI Бөтенроссия конференциясе эшен төгәлләде. Психология һәм мәгариф институтында «В.М.Бехтерев һәм заманча шәхес психологиясе» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе төгәлләнде. Ул Казан университетында Россиядә беренче психофизиологик лаборатория төзелүгә 135 ел тулуга багышланган иде. Мәскәүдән, Тверьдан, Костромадан, Ярославльдән, Түбән Новгородтан, Чиләбедән, Курсктан, Барнаулдан, Екатеринбургтан, Пермьнән, Санкт-Петербургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән […]