КФУ Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясендә катнаша

Тарихи шәһәрләрнең бөтендөнья конференциясе беренче тапкыр Россиядә уза. Казанда «Милли-мәдәни һәм җирле тәңгәллек нигезе буларак тарихи-мәдәни мирас» темасына XVII Бөтендөнья тарихи шәһәрләр конференциясе ачылды. Чара Казан ратушасында башланды, ТР башкаласы мэриясе тарафыннан Тарихи шәһәрләр лигасы белән берлектә оештырыла. Тарихи шәһәрләр лигасы 1987 елда төзелгән, аңа дөньяның 65 иленнән 125 шәһәр керә, ә оешмасы белән Япониянең […]

КФУ лицеистлары рус теле һәм химия буенча БДИны 100 баллга тапшырдылар

Имтихан нәтиҗәләре буенча университет лицейларының 11 нче сыйныфын тәмамлаучы 5 укучы иң югары баллар җыйды. Бүген Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча университет лицейларының 5 унберенче сыйныф укучысы иң югары баллар җыйды. Дүртесе рус теле буенча максималь балл ала алды. Бу – 2021 елда КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицеен тәмамлаган Әдилә Мөхәммәдиева, шулай ук КФУның IT-лицееннан […]

КФУның Фәнни-клиник үзәге һәм Русфондның яңа уртак проекты старт ала

Ул лимфатик системаның генетик авырулары булган балаларны дәвалауга юнәлдерелгән. Казан федераль университетының Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгенең Лимфология үзәге Русфонд хәйрия оешмасы белән берлектә лимфатик системаның генетик авырулары булган балаларны дәвалауга юнәлтелгән проектны гамәлгә ашырылуына кереште. “Без диагностика, дәвалау, тернәкләндерү һәм терапияне үз эченә алган һәм бер елга исәпләнгән, лимфедемлы балаларны курацияләүнең уникаль программасын […]

КФУ эксперты озынборыннарның активлыгы кайчан кимиячәге турында сөйләде

Татарстанда безелдәвек һәм тешли торган озынборыннар киң таралган. Быел безнең төбәктә черкиләр һөҗүменең иң югары ноктасы күзәтелә. Җәйнең икенче аенда бу бөҗәкләрнең яңа буыны көтелә. КФУ Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев Казан федераль университетының Медиакоммуникацияләр үзәгенә озынборыннар активлыгы сәбәпләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Озынборыннар өчен температура – […]

Үзбәкстанда КФУ филиалы барлыкка киләчәк

Тиешле килешү бүген, 7 июньдә, Казан федераль университеты мәйданчыгында имзаланды. Казан федераль университеты җитәкчелеге Үзбәкстан Республикасы территориясендә үз филиалын ачарга ниятли. Джизакта югары уку йортының бер кампусын оештыру турындагы тәкъдим белән Үзбәкстан Республикасының Джизак өлкәсе хәкиме урынбасары  Азим Ахмедходжаев чыгыш ясады. Кичә Татарстан башкаласына эш визиты белән Үзбәкстан делегациясе  килде. Бүген КФУ мәйданчыгында әлеге визит […]

КФУның Н.И. Лобачевский музеенда «PRO Радио» күргәзмәсе ачылачак

Аны 27 августка кадәр барып карарга мөмкин. Казан университетының Н.И. Лобачевский музеенда 7 июньдә «PRO Радио» күргәзмәсе ачылачак. Ул радио уйлап табуның 126 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә музейны оештырган И.И.Силкин тарафыннан җыелган  Е.К.Завойский музей-лабораториясе радиоаппаратурасы коллекциясе: А.С.Поповның когерент радиоалгычы, 1920, 1950 еллардагы детекторлы радиоалгычлар һәм радиодетальләре, совет хәрби һәм көнкүреш радиотехникасы тәкъдим ителгән. Шулай ук Г.Герцның […]

КФУда узачак экскурсиядә XIX гасыр Казан матбугаты тарихы турында сөйләячәкләр

9 июньдә аны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты үткәрәчәк. 9 июньдә Казан федераль университетында «XIX гасыр Казан матбугаты һәм университет» бушлай экскурсиясе узачак. Аны журналистика тарихчысы, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе доценты Айрат Бик-Булатов үткәрәчәк. Экскурсия 15.00 сәгатьтә ВШЖиМК уку корпусы (Нужин профессоры ур., 1/37) янында башлана. Чарада катнашу өчен алдан язылу таләп ителми. […]

КФУ Лицейлары Россиянең иң яхшы техник профильле 50 мәктәбе арасына керде

Н.И. Лобачевский исемендәге Лицей 33 нче позициядә, IT-лицей – 47 нче урында. Россиянең техник профильле мәктәпләренең беренче рейтингы басылып чыкты. Анда иң яхшы уку йортлары чагылыш тапкан, аларны тәмамлаучылар табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләргә алдынгы вузларга укырга уңышлы керә. Рейтинг бөтен ил масштабларында булачак инженерлык кадрларын әзерләүгә иң зур өлеш кертә торган мәктәпләрнең исемлеген билгели. Ул […]

КФУда балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды

Ул  Казан университеты партнеры булган “Русфонд” хәйрия фондының 25 еллыгына багышланган. Казан федераль университетының прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәгендә «Русфонд» хәйрия фондының 25 еллыгына багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Анда соңгы тугыз елда фондтан ярдәм алган балаларның рәсемнәре тәкъдим ителгән. Казан университеты “Русфонд” белән 2016 елдан бирле хезмәттәшлек итә. «Шушы вакыт эчендә Татарстаннан 526 балага […]

КФУ галиме химер балыкларының борынгы төренә яңа тасвирлама бирде

Тикшеренү химер эволюциясенең табигатен һәм планетада тереклек үсешен яхшырак аңларга мөмкинлек бирәчәк. Соңгы гасырда фән бик үсте, ләкин кайбер табигать табышмакларын галимнәр күзәтүләр, чагыштырулар һәм музей коллекцияләрен өйрәнү ярдәмендә”кулдан” чишүне дәвам итә. Казан федераль университеты галиме Евгений Поповның фәнни эше мондый тикшеренүнең яхшы мисалы булып тора. Галим химера балыкларның борынгы төрен тасвирлап бирде. Эш нәтиҗәләре […]