Казан университеты «ЭкоХаб» проектында катнаша

КФУ экологлары абитуриентларга керү шартлары һәм укыту процессы турында сөйлиләр. 18 һәм 19 февральдә Казанда «ЭкоХаб» уза. Анда абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр, шулай ук «экология» юнәлеше белән кайсы Казан югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Казан федераль университеты бу өлкәдә үз потенциалын тәкъдим итте. Чара ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай […]

КФУ галимнәре постковид синдромы турында сөйләделәр

Нык арыганлык, тын кысылу, йөрәк-кан тамырлары, аутоиммун авырулары, тән температурасының күтәрелүе яки түбәнәюе – бу COVIDтан соңгы кайбер симптомнар гына. Казан федераль университеты галимнәре коронавирус белән авырган кешеләрдә иң еш очрый торган  симптомнар турында сөйләделәр. Коронавирустан соң авырып терелү  кешенең әле тәмам сәламәтләнүен аңлатмый, чөнки бу авыру үзеннән соң постковид синдромын да китереп чыгарырга мөмкин. […]

КФУ студентлары «Экомарафон» җиңүчеләре булдылар

Казан университеты укучылары Россиянең 9 югары уку йорты арасында иң яхшылары булды. Казан федераль университеты студентлары «Экомарафон» бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Фундаменталь медицина һәм биология институты командасы Россиянең тугыз югары уку йортының 10 командасы арасында икенче урынны алды. Яңа ел экомарафоны 2020-2021 елларда Россиядә Германия елы кысаларында  Россия югары уку йортлары студентлары өчен узды, алар […]

ТНВ телеканалында КФУ эксперты “Тарих дәресләре” үткәрә

Лекцияләр циклы татар халкы, аның дәүләтчелеге  тарихына һәм традицияләренә багышланган. ТНВ телеканалында  рус телендә һәр атна саен “Тарих дәресләре” телепрограммасы чыга башлады. Программаны Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов алып бара. «Тарих дәресләре» – татар халкы аның дәүләтчелеге тарихына һәм традицияләренә, этнополитик тарих этапларына багышланган лекцияләр циклы […]

Казан университеты галимнәренә фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре тапшырдылар

 КФУ вәкилләре шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә ия булдылар. Казан ратушасында  фән һәм техника өлкәсендә 2020 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Алар арасында – Казан федераль университеты галимнәре дә бар. Исегезгә төшерәбез, 8 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәгариф һәм фән һәм  советының,  Фән һәм технологияләр елын […]

КФУда күргәзмәдә Россиянең бөек галимнәре турында уникаль плакатлар тәкъдим ителгән

Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәдә Фән һәм технологияләр елына багышланган китап-иллюстратив күргәзмәсе ачылды. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең 2 нче уку залында Фән һәм технологияләр елына багышланган китап-иллюстратив күргәзмәсе ачылды. Ул ике өлештән тора: «Наука XXI века: стратегии цифрового будущего» дип исемләнгән китаплар һәм альбомнар күргәзмәсе, шулай ук«Канун космической эры: Опора на науку» […]

КФУ музейларының яңа экспонатлары күргәзмәсе ачылды

Экспозициядә язучы Владимир Корчагинның шәхси әйберләре, танылган физик Дмитрий Гольдгаммер фотоархивы, сирәк үсемлекләр, минераллар бар. Казан университеты тарихы музеенда КФУ музейларының яңа экспонатлары күргәзмәсе ачылды. Анда 2020 елда фондларны тулыландырган экспонатларның бер өлеше тәкъдим ителгән. Хезмәткәрләр, студентлар, Казан федераль университетын тәмамлаучылар һәм башка бүләк бирүчеләр узган елда музейларга  тарихи кыйммәткә ия барлыгы 1744 предмет тапшырганнар. […]

КФУ халыкара тарихи мәктәпләр уздыруга президент грантын отты

Дәресләр Россия тарих җәмгыяте белән берлектә үткәреләчәк. 2021 елда Президент грантлары фонды проектны гамәлгә ашыруда 10 млн сум күләмендә ярдәм күрсәтәчәк. 2020 елның сентябрендә Россия Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган тарихи мәктәпләр оештыруны йөкләде: “Хөкүмәткә “Россия тарихи җәмгыяте” ассоциациясе белән берлектә һәм “Россия тарих җәмгыяте” ассоциациясе ярдәмендә яшь тикшеренүчеләр һәм педагоглар өчен ел […]

КФУ студентларын «Достижение» бизнес-проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

Заявкалар 10 февральгә кадәр кабул ителә. Казан федераль университеты студентларын иҗтимагый, социаль һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән «Достижение» социаль бизнес-проектлар халыкара конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурсның максаты – 18-23 яшьлек студентлар арасында социаль эшмәкәрлек инициативаларын ачыклау һәм популярлаштыру. Аның бурычларының берсе – үз тормышы өчен җаваплы, иҗтимагый тормышны үзгәртүдә эшлекле, баланслы һәм дөрес карарлар кабул […]

КФУда «Бер күзәнәктә бар Галәм» күргәзмәсе ачылды

Ул Россия Фәннәр академиясе һәм ТР Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы Игорь Тарчевскийның 90 яшьлегенә багышланган. Казан университеты тарихы музеенда Россия Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы, Казан университетының мактаулы докторы Игорь Тарчевскийның 90 яшьлек юбилеена багышланган «Бер күзәнәктә бар Галәм» күргәзмәсе ачылды.  Анда документлар, китаплар, галимнең фотосурәтләре, шулай […]