Әнкара Университетында Акдес Нигъмәт Курат исемендәге аудитория ачтылар
Чарада Казан федераль университеты вәкилләре дә катнашты. Казан федераль университеты катнашында Әнкара Университетында Акдес Нигъмәт Курат аудиториясе ачылды. Казан федераль университеты делегациясенең Төркиягә визиты дәвам итә. Тышкы элемтәләр буенча проректор Тимур Алишев һәм Халыкара мөнәсәбәтләр институтының халыкара мөнәсәбәтләр һәм шәрыкъне өйрәнү Югары мәктәбе деканы Эльмира Хәбибуллинаның Әнкара университеты ректоры, профессор Неждет Унувар белән очрашуы узды. […]
