КФУда Татарстанның рекреацион потенциалы картасын төзеделәр

Аны республиканың туристик зоналарын проектлаганда кулланачаклар. Казан федераль университеты эколог-галимнәре  Татарстан территорияләренең рекреацион җәлеп итү дәрәҗәсен бәяләделәр. Тикшеренүләр “ТР шәһәрләре үсеше институты” фонды өчен быелның апрель-май айларында үткәрелде. Аның кысаларында махсус цифрлы карта булдырылган. Проектны гамәлгә ашыруда Экология һәм табигатьтән файдалану институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Мария Кожевникова һәм гомуми экология кафедрасы доценты Вадим […]

КФУда мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак

Казан университетының танылган фәнни бренды Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрнең 500 укытучысын берләштерәчәк. Казан федераль университетының Алабуга институтында 17-19 августта мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак. Ул дөньяның төрле илләре педагогларын, галимнәрен, белгечләрен берләштерәчәк. Фестиваль КФУның РФ интеллектуаль милек буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән  танылган фәнни бренды булып тора. Мәктәп укытучыларының халыкара фестивале – […]

КФУ эксперты: «Яшел технологияләр глобаль җылыну нәтиҗәләрен минимальләштерергә ярдәм итәчәк»

Төп бурыч – 2100 елга климатның 1,5 градуска җылынуын булдырмау. Соңгы дистә елда тискәре һава торышы күренешләреннән зыян артты. Корылык, су басу һәм башка табигый катаклизмнар – болар барысы да климатның глобаль җылынуы нәтиҗәсе. Бу хакта Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев сөйләде. Глобаль […]

КФУ вәкилләре «Биосфера» лагере укытучылары булачак

Профильле сменада катнашучылар Казан университеты галимнәре җитәкчелегендә тикшеренү эшләре алып барачак. Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты укытучылары экология һәм биология буенча республикакүләм “Биосфера”  профильле сменасында (XXVII Республика “Биосфера” лагерь-мәктәбе) катнашучы мәктәп укучыларына белем бирәчәк. Смена 25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексында уза. Анда 7-11 сыйныф укучылары – […]

КФУ «Плавучий университет Волжского бассейна» экспедициясенә кушылды

Югары уку йорты вәкилләренең бурычы – «Казан – Кама Тамагы» участогында Иделнең торышын бәяләү. Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанслар нститутының  алты вәкиле Түбән Новгородтан 21 июньдә старт алган «Плавучий университет Волжского бассейна» VI экспедициясенә кушылды. Ул Идел һәм аның кушылдыклары буйлап тикшеренү походын башлады.  Экспедициядә катнашучылар Чулман елгасының Иделгә койган урынында, Куйбышев сусаклагычының […]

КФУ магистры Собчак исемендәге стипендиягә ия булды

Ул 2021 елның 1 сентябреннән 2022 елның 31 августына кадәр ай саен 5 мең сум күләмендә түләнә. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы боерыгы нигезендә, Казан федераль университеты Юридик факультетының 2 нче курс магистранты Кирилл Нагорнов 2021/22 уку елында А.А. Собчак исемендәге стипендиягә ия булды. А.А. Собчак исемендәге стипендия «Юриспруденция» белгечлекләре яисә әзерлек […]

КФУ IT-лицее командасы яшь геологлар олимпиадасында җиңде

Иң югары нәтиҗәләрне күрсәткән катнашучылар Екатеринбургтагы XIII Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында катнашачак. VII Республика яшь геологлар олимпиадасы тәмамланды. Анда Казан федераль университеты IT-лицееның «Ферсман» командасы җиңде. Олимпиадада җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнде. Шәхси зачетта 1 нче урынны Элина Латфуллина (өч алтын), 3 нче урынны Гадел Сөнгатуллин алды. Команда составына шулай ук Анна Гаврилова, Александр […]

КФУ лицеисты «Samsung IT-мәктәбе иң көчлеләрне сайлый» конкурсында җиңде

Җиңүче проекты үзенчәлекле сюжеты, уникаль персонажлары, графиканың югары сыйфаты белән аерылып тора. КФУ СУНЦ IT-лицей укучысы «Samsung IT-мәктәбе иң көчлеләрне сайлый» бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Бөтенроссия мобиль кушымталар эшләү конкурсында җиңүчеләр игълан ителде. «Уен кушымтасы» номинациясендә 1 нче урынны КФУ СУНЦ IT-лицееның 11 нче сыйныф укучысы Александр Калашников алды. Финал 14-15 июльдә онлайн-форматта узды. Җиңүчеләр […]

«iВолга-2021» форумына теркәлү ачылды

Чара 20-24 августта «онлайн» узачак. Идел буе федераль округының «iВолга» Яшьләр форумына теркәлү башланды, ул 20-24 августта «онлайн» режимында узачак. Тамашачылар һәм резидентлар сигез яңа смена буенча белем бирү программасын уза алачак, шулай ук мәдәни программаларда һәм форум проектлары конкурсында катнаша алачак. Катнашучылар ике төркемгә бүленәләр: резидентлар һәм тамашачылар. Резидентлар – форумның барлык чараларында катнаша […]

КФУ эксперты Казанга Скандинавия антициклонының нинди һава торышы китерәчәген сөйләде

Ул һава торышын шактый озак формалаштырачак.  Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев Казанда һава торышының чиктән тыш үзгәрүчәнлеге нәрсәгә бәйле булуын сөйләде. Безнең ил территориясе буйлап хәрәкәт итүче барик тупланышлар аның бөтен территориясен биләп тора алмый, шулай итеп, әгәр Россиянең Европа өлешендә көчле антициклон […]