КФУның Симуляция үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен экскурсия узды

 Казанның 172 нче мәктәбе укучылары Фундаменталь медицина һәм биология институтының Симуляция үзәгендә булдылар. «Приоритет-2030» стратегик академик лидерлык программасын гамәлгә ашыру кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 172 нче мәктәп укучылары өчен Казан федераль университетында«Йөрәк кинәт туктаганда минем гамәлләр» дигән тематик экскурсия узды. Укучылар ясалма йөрәк тибешен тоярга, робот-манекенда аускультация үткәрергә, патология һәм нормада йөрәк тавышын тыңлау мөмкинлеген […]

КФУ студентлары эшмәкәрләр өчен инглиз телле клуб төзегәннәр

Аның презентациясе 15 апрельдә булачак. Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институтының чит ил студентлары эшкуарлар өчен инглиз телле клуб оештырган. Клубны тәкъдир итү 15 апрельдә 13.30 сәгатьтә  КФУның «УНИКС» коворкингында узачак. Клуб булдыру нияте институтының 1 курс студенты Абдулрахман Моридода (Сүрия) туган. Технологияләр өлкәсендә үз бизнесын булдыру уе белән ул Россиягә килгән һәм КФУга укырга кергән, биредә ясалма […]

КФУ студентлары ТР Фәннәр академиясе стипендиясенә ия булды

Ул талантлы яшьләрне бүләкләү, фәнни тикшеренүләрне һәм техник эшләнмәләрне стимуллаштыру өчен булдырылган. Казан федераль университетының ике студенты 2021-2022 уку елының икенче семестрында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең стипендиатлары булды. Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының (әзерлек юнәлеше – «Нефть-газ эше», профиль – «Нефть, газ һәм табигый битумнар технологияләре») Алфаяад Әссим Гани Һашим һәм Фундаменталь медицина һәм биология […]

КФУ командасы хирургия буенча олимпиадада призлы урыннар яулады

Студент-медиклар яңа рекорд куйды – индивидуаль зачетта биш призлы урын. Пермьдә хирургия буенча ХI Идел буе студентлар олимпиадасы тәмамланды (академик М.И.Перельман исемендәге хирургия буенча XXX Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы). Казан федераль университеты студентлары җиңүче һәм призерлар исемлегендә.  Халыкара студентлар олимпиадасының ярымфиналы Академик Е.А.Вагнер исемендәге Пермь дәүләт  медицина университетында узды. Ярышта Идел буе шәһәрләреннән 12 команда катнашты. […]

КФУ “Җир сәгате” акциясенә кушылачак

Бу көнне университет биналарының архитектура-декоратив яктырткычларын сүндерәчәкләр. Казан федераль университеты кабат “Җир сәгате” экология акциясендә катнашачак. 26 мартта 20.30дан 21.30 сәгатькә кадәр Казан федераль университеты биналарының архитектур-декоратив яктырткычлары сүндереләчәк. Ел саен үткәрелә торган “Җир сәгате” экологик акциясе Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) тарафыннан 2007 елда башланып китте. Ул символик характерга ия һәм планетаның табигатенә һәм […]

Альберт Ризванов: ««Стелс-омикрон» коронавирусның алдагы штаммын кысрыклап чыгара»

Яңа штамм бигрәк тә йогышлы. Хәзер дөньяда коронавирусның төп варианты булып “стелс-омикрон”  (В.2) дип аталганы калды. Мәсәлән, Бөекбританиядә йоктыруның барлык очракларының өчтән икесе нәкъ менә ВА.2 гә туры килә,  өчтән бере – ВА.1 гә (“башлангыч “омикрон”) карый. Бу хакта Медиакоммникацияләр үзәгенә  КФУның Прецизион һәм регенератив медицина фәнни-клиник үзәге директоры Альберт Ризванов хәбәр итте. Профессор әйтүенчә, “стелс-омикрон” […]

КФУ эксперты Казанда кайчан җылытачагын әйтте

Киләсе ун көн климат нормасына якын булыр дип фаразлана. Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев якын көннәрдә Казанда һава торышы  нинди булачагы турында сөйләде. “Мартның беренче яртысында уртача температура -8,2 градус тәшкил итте. Норма буенча -5 градус булырга тиеш иде. Март башында һава торышының […]

КФУ «Россия фәне архитектурасы» проектында катнаша

Укучылар бароккодан башлап, модернизмга кадәр төрле стильләр буенча сәяхәт итә һәм Россия фәненең тарихи контексты белән таныша алачак. Россия фәнни фонды «Россия фәне архитектурасы» Россия фәнни оешмаларының архитектура стильләре буенча яңа мультимедиа күрсәткечен тәкъдим итте. Фонд тарихи фотолар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә илнең фәнни оешмаларын архитектура призмасы аша күрсәтә. Әлеге җыелмага илнең төрле университетлары һәм институтлары […]

КФУда «Стартап буларак диплом» программасы тормышка ашырыла

Аның кысаларында Казан университеты студентлары чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклый алачак. Казан федераль университетының бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча белем алучы чыгарылыш алды студентлары «Стартап буларак диплом» программасында катнаша ала. Аның дәвамында укучылар чыгарылыш квалификация эшен стартап формасында яклый алачак. Россия Фән һәм югары белем министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган әлеге программа илнең […]

Казан университеты эксперты кайсы кошларның җылы якка китәргә әзерләнүен әйтте

Һава температурасы үзгәрүе әле җылы якка очарга дигән билге түгел. Казан федераль университеты Фундаменталь медицина һәм биология институты Биоэкология, гигиена һәм халык сәламәтлеге кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов кайсы кошларның җылы якка очарга әзерләнүен әйтте. Кошларның сезонлы ритмы бар. Билгеле бер климат шартлары үзгәрү белән кошларның кайбер төрләре җылы якларга ашыга. «Кошларны көньякка китә, дип әйтү […]