«Горожанин-ученый»: КФУ вәкилләре шәһәр лабораториясе экспертлары булачак
Проект елга тирәли экосистеманың ничек төзелүен аңларга, шәһәргә һәм әйләнә-тирәлеккә сак карарга өйрәтәчәк. 6 июльдән 6 августка кадәр Казансу үсеше стратегиясе кысаларында ел саен уздырыла торган «Горожанин-ученый» шәһәр лабораториясе узачак. Чарада, узган елдагы кебек үк, Казан федераль университеты вәкилләре дә катнашачак. Катнашучыларны төрле форматтагы 12 дәрес көтә: чишмәдән су пробасын алу буенча мастер-класс, фәнни экспедиция […]
